2025 ел
2025 (ике мең егерме бишенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча чәршәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2025 елы, III меңьеллыкның 25 елы, XXI гасырның 25 елы, XXI гасырның 3 унъеллыгының 5 елы, 2020 елларның 6 елы. 2025 елдан бирле 1 ел үтте.
Вакыйгалар
- «Галәм» милли проекты гамәлгә куела.
- Кытай гражданинның Айга очуы көтелә.
- Россиядә урман янгыннары.
- Казанда беренче тапкыр VK Fest үткәрелә.
- Окак — 2025 елның маенда социаль челтәрләрнең Россия сегментында иң популяр интернет-мем.
- 20 гыйнвар — Камал театрының яңа бинасы ачыла.
- 27 март — Мисырда су асты көймәсе һәлакәте, Кызыл диңгездә, Мисырның Хургада курорты янында, «Синдбад» (Sindbad) су асты көймәсе һәлакәте.
- 21 апрель — Папа Франциск вафатыннан соң, Яңа Рим Папасын сайлау өчен конклав җыела.
- июль — Россиядә Артистлар көне барлыкка килә.
- 1 июль — РФдә ТКХ тарифлары уртача 11,9 % ка индексацияләнә. Бу — соңгы 10 елда рекордлы үсеш.
- 15 июль — Алабуга шәһәрендә индивидуаль мобильлек чараларын куллануны тыю турында Карар кабул ителә.
- 14 сентябрь — Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көне.
- 4 ноябрь — Россия Федерациясендә Асаба азсанлы халыклары көне гамәлгә кертелә.
Вафатлар
- 13 март — София Гобәйдуллина, композитор.
- 22 март — Лариса Ивановна Голубкина, совет һәм русия актрисасы. РСФСРның халык артисты.
- 21 апрель — Франциск, католик дин әһеле, 266 нчы Рим Папасы.
- 23 апрель — Валерий Тарасов, галим-географ.
- 27 апрель — Фидан Гафаров, татар драма артисты, җырчы, Гафури театрының (Уфа) әйдәп баручы артисты.
- 29 апрель — Клара Булатова, татар шагыйре, Татарстанның халык язучысы (2019).
- 18 июнь — Камил Вәлиев, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты.
- 21 июнь — Рамил Хәйретдинов, тарихчы галим, Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры.
- 25 июль — Гатин Фоат Фатыйх улы, медицина фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы.
- 29 сентябрь — Кочелаев, Борис Иванович, Совет һәм Россия физигы, Казан дәүләт университеты профессоры.
- 30 сентябрь — Ханов Олег Закир улы, Россиянең театр һәм кино актёры, театр режиссёры.
- 31 октябрь — Фоат Шәйдуллин, совет һәм Россия спортчысы, милли көрәш буенча спорт остасы.