Борис Кочелаев

Борис Иванович Кочелаев (19 апрель 1934, Долгопрудный29 сентябрь 2025, Казан) — Совет һәм Россия физигы, Казан дәүләт университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы.

Тәрҗемәи хәле

Борис Кочелаев 1934 елның 19 апрелендә Дирижабльстрой эшчеләр бистәсендә (хәзерге Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәре) туган. 1957 елда Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый. 1957—1960 елларда — Казан университетының эксперименталь һәм теоретик физика кафедрасы аспиранты, фәнни җитәкчесе — Семён Альтшулер.

1960 елда Харьков дәүләт университетында теоретик физика белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясен яклый.

1968 елда физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәсен ала, шул ук елдан профессор.

1973 –2000 елларда — Казан университетының теоретик физика кафедрасы мөдире.

150 дән артык фәнни эш, ике монография һәм 30 дан артык уку әсбабы авторы.

33 фән кандидаты әзерли, шуларның 10 сы фән докторлары һәм профессорлар була. Биш докторлык диссертациясенә фәнни консультантлык итә.

2025 елның 29 сентябрендә 92 яшендә вафат була, Казан ш. җирләнгән[1].

Фәнни эшчәнлеге

Борис Кочелаевның төп фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе — электрон парамагнит резонансы (ЭПР), магнетизм, үтә үткәрүчәнлек, көчле электрон корреляцияләр булган системалар, спин динамикасы. Иң мөһим нәтиҗәләр:

  • Парамагнит кристалларда спин-фонон үзара тәэсир итешүләр теориясе үсеше[2][3].
  • Парамагнит кристаллларда эксперименталь күзәтелгән фон ташкынын һәм ЭПР сызыгының канатында артканда утның үтә таралышын аңлаткан кинетик процессларның сызыксыз теориясен булдыру[4][5].
  • Соңрак табылган тавышның резонанссыз йотылуы эффектын һәм аның радиоешлык кырлар тарафыннан гаять көчәю нәтиҗәсен алдан фаразлау.
  • Электрон парамагнит резонансы һәм парамагнит катнашмалары булган гади үтә үткәргечләрдә спин релаксациясе теориясе үстерү[6][7][8].
  • Көчле корреляцияләнгән системаларда ЭПР теориясен үстерү һәм спин релаксациясе теориясен үстерү (югары температуралы үтә үткәрүчәнлек[9][10] һәм авыр фермионнар системалары[11]).

Чакырылган профессор сыйфатында лекцияләр белән Калифорния университетында (АКШ), күп тапкырлар Цюрих университетында (Швейцария), Германиянең күп кенә университетларында (Дортмунд, Дармштадт, Аугсбург) һәм Макс Планк институтына (Дрезден) чыгыш ясый, фәнни эшләр алып бара. Бөтенсоюз (Бөтенроссия) һәм халыкара конференцияләрдә һәм симпозиумнарда катнаша[12].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр

Искәрмәләр

  1. В Казани умер знаменитый физик Борис Кочелаев (рус.). rt-online.ru (30 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.
  2. Contribution to the Theory of Spin-Lattice Relaxation of Nuclear Spins in Ionic Crystals B.I. Kochelaev ZhETF, 37, 242 (1959), archived from the original on 2019-02-19, retrieved 2021-12-25 
  3. Spin-Spin Interaction via a Phonon Field in Paramagnetic Crystals L.K. Aminov, B.I. Kochelaev ZhETF, 42, 1303 (1962), archived from the original on 2019-02-19, retrieved 2021-12-25 
  4. Observation of Phonon Cascade by the Method of Mandel'shtam-Brillouin Light Scattering in Pulsed Saturation of Paramagnetic Resonance Al'tshuler S.A. , Valishev R.M., Kochelaev B.I., Khasanov A.Kh. Pis’ma ZhETF, 13, 535 (1971) l, archived from the original on 2020-02-19, retrieved 2021-12-25 
  5. B.I. Kochelaev, Yu.G. Nazarov and A.Kh. Khasanov. A light superscattering by the paramagnetic ions spin system Pis’ma ZhETF, 33, 475 (1983), archived from the original on 2020-02-19, retrieved 2021-12-25 
  6. N.E. Alekseevskii, I.A. Garifullin, B.I. Kochelaev and E.G. Kharakhashyan. Electron paramagnetic resonance on localized magnetic states in a superconducting system La-Er. ZhETF, 72, 1523 (1977), archived from the original on 2021-04-10, retrieved 2021-12-25 
  7. A.A. Kosov and B.I. Kochelaev. Electron paramagnetic resonance of localized magnetic moments in non-gap superconductors. ZhETF, 74, 14 (1978), archived from the original on 2021-05-17, retrieved 2021-12-25 
  8. A.A. Kosov and B.I. Kochelaev. Electron paramagnetic resonance of localized magnetic moments in non-gap superconductors. ZhETF, 74, 14 (1978), archived from the original on 2021-05-17, retrieved 2021-12-25 
  9. A. Shengelaya, Guo-meng Zhao, H. Keller, K.-A. Müller, B.I. Kochelaev. EPR in La1-xCaxMnO3: Relaxation and bottleneck. Phys. Rev. B 61, 5888 (2000)
  10. A. Shengelaya, M. Bruun, B.I. Kochelaev, A. Safina, K. Conder, K.-A. Müller. Metallic phase in lightly doped La2-xSrxCuO4 observed by electron paramagnetic resonance. Phys. Rev. Lett. 93, 01 7001 (2004)
  11. Why could electron spin resonance be observed in a heavy fermion Kondo lattice? Eur. Phys. J. B. 72, 485 (2009)
  12. Памяти Бориса Ивановича Кочелаева (рус.). kpfu.ru (30 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2025.

Тема буенча өстәмә