Долгопрудный
Долгопру́дный (рус. Долгопрудный) – Русиянең Мәскәү өлкәсенд урнашкан шәһәр.
Халкы (2009) – 82,3 мең кеше (1938 – 8 мең, 1970 – 53 мең, 1991 – 71,1 мең, 2004 – 74 мең).
Долгопрудныйда Мәскәү физик-техник институты (дәүләт университеты) урнашкан.
География
Шәһәр Клязьма елгасы буенда урнашкан; Мәскәүгә төньяктан терәлеп тора. Мәскәүнең Савёлов вокзалыннан төньякка таба 18 км ераклыкта урнашкан.
Тарих
«Дирижаблестрой» исемендәге эшчеләр бистәсе 1914 елда нигезлнгән Долгие Пруды станциясе янында дирижабльләрне төзү буенча үзәге базасында нигезләнгән. 1935 елда бистәгә эшчеләр бистәсе статусы бирелә, ә 1938 елда аңа Долгопрудный исеме кушыла.
1957 елдан шәһәр статусын йөртә.
Халык
Шәхесләр
- Таһирә Минһаҗетдинова (1952), опера җырчысы, Прага халыкара консерваториясе профессоры.
- Ринат Курамшин (1965), рәссам, музей директоры, этнограф, җәмәгать эшлеклесе.
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО. 179/2016. Центральный ФО
- ↑ http://www.mojgorod.ru/moskovsk_obl/dolgoprudny/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-09-26
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-09-26