Таһирә Минһаҗетдинова
Таһирә Минһаҗетдинова | |
---|---|
Файл:Т.Менаждинова.jpg | |
Төп мәгълүмат | |
Туу көне | 16.03.1952 |
Туу урыны | ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный районы, Хлебниково |
Эшчәнлек еллары | 1980—х. в. |
Дәүләт |
![]() ![]() |
Һөнәрләр | опера җырчысы, педагог |
Моң | сопрано |
Коллективлар |
Мәскәүнең Зур театры, Бишкәк опера театры, Прага опера театры |
Хезмәттәшлек | Прага халыкара консерваториясе |
Милләт | татар |
IMDb | p345 |
Таһирә Минһаҗетдинова (рус. Тахира Менаждинова, 1952 елның 16 марты, ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный районы, Хлебниково) — опера җырчысы (сопрано), 1981-1988 елларда Бишкәктә Кыргыз опера һәм балет театры, 1988—1993 елларда Мәскәүдә Зур театр, 1993 елдан Прагада дәүләт операсы солисты, сәнгать магистры, Прага халыкара консерваториясе профессоры, җырчыларның халыкара бәйгеләрен оештыручы.
Тәрҗемәи хәле
1952 елның 16 мартында Мәскәү өлкәсе Долгопрудный районы Хлебниково бистәсендә (2003 елдан Долгопрудный шәһәренең микрорайоны) татар гаиләсендә туган. Долгопрудный шәһәрендәге музыка мәктәбендә укыган. П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган (ССРБ халык артисты Елена Образцова курсы, 1980).
1981—1989 елларда Бишкәктә Кыргыз дәүләт опера һәм балет театры опера җырчысы.
1989—1993 елларда Мәскәүнең Зур театрында опера солисты.
1993 елдан Чехия башкаласы Прага шәһәрендә яши. Прага дәүләт опера театрында солистка һәм Прага халыкара консерваториясе профессоры. Вокалистларның «Vissi D'Arte» халыкара конкурсы арт-директоры[1].
Братислава милли опера театрында, Швейцария, Алмания, Япония, Кытайның күренекле опера сәхнәләрендә чыгыш ясый.
Башкарган партияләре
- Татьяна («Евгений Онегин») П. И.Чайковский
- Маргарита («Мефистофель») А. Бойто
- Елизавета («Дон Карлос») Дж. Верди
- Леонора («Язмыш көчләре») Дж. Верди
- Амелия («Бал-маскарад») Дж. Верди
- Лиза («Пики дамасы») П. И.Чайковский
- Иоланта («Иоланта») П. И.Чайковский
- Чио-чио-сан («Мадам Баттерфляй») Дж. Пуччини
- Тоска («Тоска») Дж. Пуччини
- Маргарита («Фауст») Ш. Гуно
- Эмилия Марти «Макропулос чарасы» Яначек һ. б.
Сылтамалар
- Тахира Менаждинова. На сцене и в жизни. «Русское слово», 2010, № 6.(рус.)
- Тахира Менаждинова 2019 елның 11 май көнендә архивланган.. belbrandaward.com(рус.)
- Тахира: Чыңгыз менен Болот агалардын элеси дилибизде. Азаттык үналгысы, 06.10.2010
- Антон Каймаков. На волнах большой оперы. Radio Praha. Русская служба, 08.10.2008(рус.)
Искәрмәләр
- ↑ Конкурс «Vissi D’Arte»: о преданности искусству. «Пражский телеграф», 15.04.2014