Фоат Шәйдуллин
Фоат Заһретдин улы Шәйдуллин (рус. Фоат Захретдинович Шайдуллин; 14 август 1951, Орымширмә, Саба районы — 31 октябрь 2025) — совет һәм Россия спортчысы (көрәшче), төзүче. Ирекле көрәш буенча мастерлыкка кандидат (1972), РСФСРның милли көрәш төре буенча спорт остасы (1986)[1], Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (1998)[2].
Тормыш юлы
1951 елның 14 августында Саба районының Орымширмә авылында (хәзерге Теләче районы) туа, Казан шәһәрендә яши.
1968—1973 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында укый. Уку дәверендә спорт остасы Рамил Камил улы Борһанов җитәкчелегендә ирекле көрәш, соңрак «Казаньхимстрой»да татарча көрәш белән шөгыльләнә.
Хезмәт юлы
1973—1980 елларда 2 нче төзү-монтажлау трестында мастер, прораб, участок җитәкчесе булып эшли. 1986—1996 елларда 11 нче трестның 15 нче идарәсе җитәкчесе, 1996—2001 елларда «Казаньхимстрой» трестының 3 нче төзү-монтажлау идарәсендә хезмәт куя, 2001—2007 елларда шунда ук баш инженер вазифаларын башкара[3].
2025 елның 31 октябрендә вафат булган[4].
Көрәштә җиңүләре
- Орымширмә, Иске Җөри, Үзәк, Петровский, Кибәхуҗа, 1980 елларда өч тапкыр Казанның Ленин районы Сабан туе батыры, 1980, 1981, 1985, 1986, 1988, 1989, 1990 елларда Саба районы Сабан туеның баш батыры булып таныла;
- 1972 елның апреле — ирекле көрәш буенча «Буревестник» спорт җәмгыятенең республика беренчелегендә — I урын, 1973 елда — II урын;
- 1979 елның декабре — татарча көрәш буенча Казанда узган РСФСР чемпионатында II урын;
- 1980 елның марты — «Труд» спорт җәмгыятенең республика беренчелегендә II урын;
- 1985 елның августы — Казандагы Бөтенсоюз ярышында I урын;
- 1993 елның гыйнвары — Татарстан кубогына уздырылган ярышта I урын;
- 1993 елның апреле — Татарстан чемпионатында II урын[3].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе (1981);
- РСФСРның спорт остасы (1986)[1];
- Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (1998)[2].
Фоат Шәйдуллин бүләгенә милли көрәш ярышлары
2016 елның 23 декабрендә Теләче районының «Батыр» спорт үзәгендә 2001 елдан башлап туган егетләр арасында РСФСРның спорт остасы Фоат Заһретдин улы Шәйдуллин бүләгенә милли көрәш буенча район беренчелеге үткәрелә. Спорт остасы хөрмәтенә Дан әләме күтәрелә[2].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Шәйдуллин Фоат Заһретдин улы призына милли көрәш. tulachi.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Теләчедә көрәшче һәм төзүче Фоат Шәйдуллин хөрмәтенә дан әләме күтәрелде. tatar-inform.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Илдарханов, 2023
- ↑ Зур югалту... Күренекле якташыбыз, Орымширмә авылы тумасы, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, РСФСР ның спорт остасы Фоат Заһретдин улы Шәйдуллин вафат булды. tulachi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
Әдәбият
- Илдарханов И. Г. Саба ягы көрәше. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 с.