Лениз Абдуллин
Лениз Абдуллин (рус. Лениз Абудллин, 1984 елның 1 марты) — спортчы (көрәшче). Милли көрәш буенча Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы[1].
Тәрҗемәи хәле
Кама Тамагы районында туа.
2002 елда Казан (Идел буе) федераль университетына укырга керә. Уку дәверендә тренер Марат Әхмәдиев җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә.
Көрәштәге җиңүләре
2008 ел — Россия чемпионаты һәм беренчелегендә чемпион кала[2].
2010 ел — Казанда узган билбау көрәше буенча Дөнья чемпионатында җиңү яулый[3].
2015 ел, февраль — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Биектауда узган ярышта җиңүче[4].
2016, февраль — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Зәй шәһәрендә узган ярышта I урын[5].
2017 ел — Казан Сабан туеның абсолют батыры[6].
2018 ел, ноябрь — Көрәш буенча Казанда узган Татарстан Республикасы чемпионатында II урын[7].
2019 ел, июнь — Казанның Тынычлык бистәсе Сабан туеның абсолют батыры[8].
2021 ел, июнь — Идел буе районының Тынычлык бистәсе Сабан туеның Баш батыры[9].
2023 ел, июль — Казанның Тынычлык бистәсе Сабан туеның Баш батыры.
2023 ел — Кама Тамагы районы Сабан туеның абсолют батыры[10].
2024 ел — Көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатында III урын[11].
2024 ел, март — Көрәш буенча Татарстан чемпионатында III урын[12].
2024 ел, июнь — Кама Тамагы районының Баш батыры[13].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Татарстан чемпионы.
2008 — Россия чемпионы.
2010 — Дөнья чемпионы.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Батыры казанского Сабантуя-2023: кто они?
- ↑ На проходивших в Казани чемпионате и первенстве России по борьбе курэш татарстанские борцы выиграли командные соревнования среди взрослых и стали вторыми в юношеском турнире, что позволило победить в общем зачете.
- ↑ Российские борцы на поясах выиграли чемпионат мира
- ↑ Команда Альметьевского района — победитель соревнований по корэшу
- ↑ В Заинске завершились соревнования по борьбе корэш памяти Мусы Джалиля
- ↑ В Казани абсолютным батыром Сабантуя-2017 стал Лениз Абдуллин
- ↑ В Казани подвели итоги чемпионата Республики Татарстан по корэш
- ↑ Абсолютный батыр Сабантуя-2019 в Казани родом из Камского Устья
- ↑ Казанда Сабантуйның абсолют батырларын билгеләделәр
- ↑ Определился абсолютный батыр Камско-Устьинского Сабантуя 2023
- ↑ В Казани завершился чемпионат Республики Татарстан по корэш
- ↑ Көрәш буенча Татарстан чемпионаты турында кыскача
- ↑ Кайсы районда кемнәр батыр калган?
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.