Рафил Әхмәтханов
Рафил Радик улы Әхмәтханов (рус. Рафиль Радикович Ахметханов; 1965 елның 16 апреле, Әтнә районы, Түбән Шашы авылы, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — спортчы (көрәшче), тренер. Россия көрәш федерациясенең башкарма директоры. Милли төрләр буенча Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы спорт остасы (1990). Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы (1997)[1].
Тәрҗемәи хәле
Рафил Әхмәтханов 1965 елның 16 апрелендә Әтнә районының Түбән Шашы авылында туа.
Көрәш белән кечкенәдән кызыксына башлый, чөнки аның әтисе дә көрәш белән шөгыльләнә, үз һәм күрше авыллар Сабан туенда көрәш бәйгеләрендә катнаша. Рафил Әхмәтханов беренче тапкыр авыл Сабан туенда көрәшә.
1990 елда Казан (Идел буе) федераль университетының исәпләү математикасы һәм кибернетика бүлеген тәмамлый. Көрәш белән профессиональ дәрәҗәдә хәрби хезмәттән кайткач, университетта уку елларында шөгыльләнә. Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә көрәш түгәрәгенә йөри. Биредә Җәүдәт Хөсәенов, Әнәс Хәлилов, Рәшит Исхаков, Марсель Кадыйров, Нурулла Бәйрәмов һәм Марат Әхмәдиев шөгыльләнә. Көрәшченең тренерлары — Гайнетдин Мөхәммәдиев, Марат Әхмәдиев, Мәгаз Сәхәбетдинов.
Хезмәт юлы
Рафил Әхмәтханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында һәм Казан шәһәренең Совет районы спорт мәктәбендә тренер булып эшли, соңрак Россия көрәш федерациясендә башкарма директор вазифаларын башкара.
Көрәштәге җиңүләре
1990—1993, 1996, 2001 елларда Татарстанның алты тапкыр батыры.
2001 елда Россия чемпионы.
1996 елда «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә үткәрелгән ярышларда җиңү яулый, 1998 елда Мәскәүдә татар спорт көрәше буенча Шаһзам Сафа улы Сафин истәлегенә уздырылган Бөтенроссия ярышларында җиңүче.
2002 елда Үзбәкстан Президенты Кубогына Фәрганәдә үткәрелгән халыкара ярышлар чемпионы.
2003 елда билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары җиңүчесе.
1989 елда Югары Ослан районы, 1992 елда Казан шәһәренең Вахит районы, 2003 елда Әтнә районы Сабан туеның абсолют батыры[1].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
1990 — Милли төрләр буенча Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы спорт остасы.
1997 — Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы.
2001 — «Татарстанның иң яхшы тренеры» исемен ала.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Рафиль Ахметов. Спортивно-музыкальный канал GONGTV (22 август 2020).
Сылтамалар
- Без көрәшле халык : Китап Татарстанның татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе тарафыннан әзерләнде / Автор-төзүче: Илдус Илдарханов ; Редколлегия: М. Г. Әхмәтов [һәм б.]. — Казан : Гасыр, 2003. — 399 с. : ил., портр. : 30 см — (Бердәмлектә көчебез).