Вил Мәһдиев

Вил Исмәгыйль улы Мәһдиев (рус. Магдиев Виль Исмагилович, 1940 елның 28 марты) — спортчы, көрәшче. Татарстанның атказанган спорт остасы (2010).

Тәрҗемәи хәле

Минзәлә районының Кызыл Төбәк авылында туа.

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт районының Акташ һөнәри училищесына укырга керә, механизатор һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлагач, туган авылынының «Тукай» колхозында эшли.

Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә (19671970 елларда Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумы) уку дәверендә авыр атлетика белән шөгыльләнә (тренеры — Ефрат Тимерҗанов). Көллиятне тәмамлагач, терлек симертү совхозында автомобильләр гаражы начальнигы булып эшли, соңрак Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының кичке бүлегенә укырга керә, өченче курсны тәмамлагач, Уфа дәүләт нефть техника университетына күчә[1].

« Исеме зур хәрефтән языла торган чын спортчы ул. Аның белән Сабан туйларында көрәшү дә җиңел түгел иде. Теләсә кем җиңә алмады аны. Шунысы гаҗәп, хәтта алдан әллә ни күнегүләр ясамыйча да Вил чиста җиңү яулый торган иде. Келәмдә генә түгел, тормышта да көчле кеше ул. Тыныч холыклы, зирәк, төптән уйлап эш итә торган, сабыр кеше. Болар – менә дигән гаилә башлыгына, яхшы кешегә, ышанычлы дус була белгәннәргә генә хас сыйфатлар. Аның белән теләсә нинди темага иркен сөйләшеп була, теләсә кайсы соравыңа җавап табарга булыша, һәрчак эшлекле киңәшләрен дә бирә ул.
Индүс Фәттахов, дзюдо буенча спорт остасы[1]
»

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • 1964-1965, 1968 — «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә үткәрелгән ярышларда катнаша, җиңү яулый[1].
  • 19651966 — Татарстан чемпионы.
  • 19681980 — Бөгелмә шәһәре Сабан туеның 15 тапкыр баш батыры.
  • Мөслим Сабан туеның ике тапкыр абсолют батыры.
  • 2010 — Татарстанның атказанган спорт остасы.
  • Штанга күтәрү буенча берничә мәртәбә республика чемпионы.

Искәрмәләр

Сылтамалар

  1. Татарстан чемпионнары: көрәш буенча Татарстан чемпионатларында җиңүчеләр (1959—2023 еллар). — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.

Тема буенча өстәмә