Илмир Зыябиев
Илмир Зыябиев (рус. Ильмир Зиябиев, 1981 елның 11 декабре) — спортчы (көрәшче). Татарча көрәштән Татарстанның спорт остасы (2004).
Тәрҗемәи хәле
Теләче районың Олы Мәтәскә авылында туа, Казанда шәһәрендә яши.
Көрәш белән кечкенә чактан кызыксына башлый, мәктәптә укыганда Винер Ибраһим улы Әскәров җитәкләгән көрәш түгәрәгенә йөри.
2000—2004 елларда Казанда көрәш белән шөгыльләнә, тренеры Җәүдәт Габделхак улы Хөсәенов.
Хезмәт юлы
«Казаноргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятендә мастер булып эшли.
Көрәштә җиңүләре
1994 ел, декабрь — үсмерләрнең республика кубогына уздырылган ярышларда I урын.
1995, 1996 еллар, май — үсмерләрнең республика беренчелегендә — «Сабантуй» газеты бүләгенә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә үткәрегән ярышларда I урын.
1997 ел, март — балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләрнең республика ярышында I урын.
1997, 1998 еллар, май — яшьләрнең республика беренчелегендә — «Татарстан яшьләре» газеты бүләгенә Теләче һәм Апас районнарында уздырылган бәйгеләрдә I урын.
1999 ел, апрель — республика укучыларының икенче спартакиадасында I урын.
2000 ел, июнь Теләче районы Сабан туенда III урын.
2002, 2004 еллар, апрель — республикадагы мәгариф хезмәткәрләренең «Аргамак» спорт уеннарында I урын.
2002 ел, декабрь — Татарстан чемпионатында I урын, 2004 елда II урын; Казанда узган Россия чемпионатында I урын.
2003 ел, февраль — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Чаллыда уздырылган ярышта I урын, 2004 елда Казанда үткәрелгән бәйгедә II урын.
2006 ел, июль — «Батырлар бәйгесе»ндә IV урын.
2013 ел, 14 июне — Әлки районы Сабан туе, III урын[1].
2014 ел — Наил Хәмидуллин бүләгенә милли көрәш буенча Теләче муниципаль районы ачык чемпионатында II урын[2].
2016 ел, 5 июне — Теләче районы Сабан туе, III урын[3]
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
2004 — Татарстанның спорт остасы.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.