Васыйл Гарифуллин

Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин (рус. Гарифуллин Василь Габдулхаевич, 1948 елның 12 гыйнвары — 2006 елның 22 октябре) — көрәшче, тренер, укытучы. Татарстан Республикасының атказанган тренеры (1999).

Тәрҗемәи хәле

Балтач районының Бөрбаш авылында туа.

«Әлмәт физик культура көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә укый.

Хезмәт юлы

1968 елда туган авылы мәктәбендә эшли башлый. Белем бирү йортында физик культура түгәрәге оештыра. Көрәш буенча 14 спорт мастеры әзерли. Шәкертләре — Фидаил Шакиров (Татарстан һәм Россия чемпионы), Хәмит Кәримуллин, Вәгыйзь Фазлыев, Рифкать Хөсәенов, Котдус Зарипов, Рафис Шәрифуллин, Тәбрис Маннапов, Дамир Сәфиуллин[1].

Норма урта мәктәбе директоры.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры.

2006 елның 22 октябрендә вафат була, Бөрбаш авылы зиратында җирләнә.

Хәтер

Васыйл Гарифуллин истәлегенә туган ягында көрәш турниры уздырыла[2].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Сылтамалар

  1. Татарстан чемпионнары: көрәш буенча Татарстан чемпионатларында җиңүчеләр (1959—2023 еллар). — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.

Тема буенча өстәмә