Динар Кәримуллин

Динар Ирек улы Кәримуллин (рус. Динар Ирекович Каримуллин;1996, Теләче районы, Татарстан Республикасы яисә Олы Мәтәскә, Татарстан Республикасы) — спортчы (көрәшче), көрәш буенча балалар тренеры. Көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Халыкара класслы спорт остасы[1]. Россиянең спорт остасы.

Тәрҗемәи хәле

Теләче районының Олы Мәтәскә авылында туа, Лаеш шәһәрендә яши.

Мәктәптә уку дәверендә көрәш түгәрәгенә йөри.

« Ә беренче ярышым Теләченең үзендә узды. Әле дә бик яхшы хәтерлим: икенче урын алдым мин анда. Ул чакта тренерымның сөенүен күрсәң! Ә мин кечкенә бит – көрәшкәндә алдым да салдым, алдым да салдым, нәрсә эшләгәнемне аңлап та бетермәгәнмендер, –
дип искә ала батыр.[2]
»

Көрәшче мәктәпне тәмамлагач, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетына укырга керә.

2024 елда Россия, Дөнья чемпионатларында, Казанда узган БРИКС илләре уеннарында катнаша, җиңү яулый[3].

2024 елның 26-27 октябрь көннәрендә Төркиянең Анталья шәһәрендә билбаулы көрәш буенча остаханәләр һәм халыкара ярышлар уза. Чарада спорт остасы остаханәләр үткәрә[4].

Хезмәт юлы

Лаеш районы спорт мәктәбендә балалар тренеры-укытучы булып эшли[5].

Россия җыелма командасының өлкән тренеры вазифасын башкара[6].

Көрәштә җиңүләре

2017 ел

11 февраль — «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә үткәрелгән ярышларда III урын.

18 мартта Көрәш буенча Татарстан Республикасы югары уку йортлары спартакиадасында I урын ала.

1 апрельдә Түбән Кама шәһәренең «Шинник» спорт үзәгендә Татарстан Республикасы чемпионы, атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә милли көрәш буенча уздырылган XXIV республика турнирында II урынга ия була.

8 апрельдә Теләче авылының «Батыр» спорт үзәгендә Татарстан Республикасы атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин истәлегенә көрәш буенча оештырылган бәйгедә I урын яулый.

18-21 апрель көннәрендә билбаулы көрәш буенча Россия кубогына үткәрелгән ярышта I урын ала.

8-11 июнендә билбаулы көрәш буенча Карачай-Чиркәс Республикасының Чиркәс шәһәрендә узган Россия чемпионатында II урын.

11-16 август — Сембер шәһәрендә узган Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә кергән дәүләтләрнең милли спорт төрләре фестивале һәм уеннарында билбаулы көрәш бәйгесендә I урын.

1 октябрьдә Казанда «Буревестник» яшьләр физик тәрбия һәм спорт җәмгыятендә узган Татарстан Республикасы югары уку йортлары спартакиадасының билбаулы көрәш бәйгесендә I урын ала.

2018, 2019, 2020 елларда Дөнья чемпионатында җиңү яулый[7].

2019 ел

Казан кубогына шәхси-команда чемпионатында I урын[8].

1-2 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча узган Бөтенроссия ярышларында II урын[9].

2021 елда Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе кубогына Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда узган бәйгедә катнаша, чемпион була[10].

2022 ел

2022 елда Казанда узган билбау көрәше буенча Дөнья кубогы турнирында I урын[11].

15 гыйнвар — Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара-2022» спорт-музыка премиясендә I урын[12].

3-6 ноябрьдә Казанда узган билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында алтын медаль иясе[13].

2023 ел

2023 елның 28-30 апрелендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда узган билбау көрәше буенча Россия чемпионатында I урын ала[14].

24 июньдә Саба районының Миңгәр авылы Сабан туенда уздырылган Дөнья чемпионатында җиңүче, 75 кг үлчәү авырлыгында I урынга ия була[15].

Казанда узган көрәш буенча Татарстан чемпионатында I урын ала, Татарстан чемпионы[16].

2023 елда билбау көрәше буенча Россия чемпионатында җиңү яулый[17].

2024 ел

БРИКС илләре уеннары-2024 тә җиңү яулый.

« Бу ярышларга егетләр белән ел буе әзерләндек. Шөкер, нәтиҗәсе булды. Көндәшләр бик көчле булуына карамастан, үз дигәнемә ирештем – җиңдем. Финалда бил алышу авыррак иде. Чөнки төрле ил егетләре төрлечә көрәшә, аларның алымнары үзенчәлекле. Ияләшергә, һәркайсының җаен табарга кирәк. БРИКС уеннарында үзебезнең көрәшне тәкъдим итү – сөенеч һәм җаваплылык. Көрәш тагын бер баскычка күтәрелде дип саныйм, —
дип уртаклашты көрәшче[18].
»

Күчмә халыкларның бөтендөнья уеннарында көмеш медальгә ия була[19].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Нина Рыкова. «Алтын Билбау» премиясе: Идел буе университетын тәмамлаучы — җиңүчеләр рәтендә. ПГУФКСиП рәсми сайты (29 октябрь 2024).
  2. ↑ Лилия Гыймазова. Көрәшче Динар Кәримуллин: Келәмдәге көндәшең синең дустың була алмый. Бөтендөнья татар конгрессы (22 гыйнвар 2022).
  3. ↑ Борец корэш получил титул «Спортсмена года» из рук министра спорта России в Московском кремле. Россия көрәш федерациясе (9 октябрь 2022).
  4. ↑ Международные соревнования по корэш в Турции. Россия көрәш федерациясе (28 октябрь 2024).
  5. ↑ Каримуллин Динар Ирекович. Лаеш муниципаль районы спорт мәктәбе.
  6. ↑ Белгечләр. Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе.
  7. ↑ Руслан Васильев. Как борцу корэш вручали премию «Спортсмен года» и почему его называют татарским Макгрегором. Бизнес Online (15 октябрь 2024).
  8. ↑ ТР башкаласында көрәш буенча Казан кубогына шәхси-команда чемпионаты җиңүчеләрен билгеләделәр. Казан Мэриясе (15 апрель 2024).
  9. ↑ Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы (3 февраль 2019).
  10. ↑ Альметьевский район стал победителем в соревнованиях на Кубок Федерации корэш РТ. Федерация корэш Республики Татарстан (18 декабрь 2021).
  11. ↑ Лаеш спортчылары Дөнья кубогында катнаштылар. Лаеш муниципаль районы (7 октябрь 2022).
  12. ↑ «Манзара-2022» спорт-музыка премиясенең абсолют җиңүчесе билгеле булды. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы (15 гыйнвар 2022).
  13. ↑ Татарстанцы завоевали 6 золотых медалей на Кубке мира по борьбе на поясах. news.myseldon (6 ноябрь 2022).
  14. ↑ Определились победители и призеры чемпионата России по поясной борьбе корэш. Министерство спорта Республики Татарстан (30 апрель 2023).
  15. ↑ Энҗе Габдуллина. Татарстан көрәшчеләре Дөнья чемпионы булды. news.myseldon (25 октябрь 2023).
  16. ↑ Энҗе Габдуллина. Стали известны чемпионы Татарстана по борьбе корэш. news.myseldon (26 июнь 2023).
  17. ↑ Салават Хасанов. «Когда побеждаешь здесь, как будто мировой турнир выиграл!»: как прошел чемпионат России по корэш. news.myseldon (2 май 2023).
  18. ↑ БРИКС уеннарында җиңгән Динар Кәримуллин: «Көрәш тагын бер баскычка күтәрелде». Ватаным Татарстан (21 июнь 2024).
  19. ↑ Лаишевские спортсмены взяли золото и серебро на Всемирных играх кочевников. Камская новь (13 сентябрь 2024).
  20. ↑ 1 2 Ильшат Вагизов. В Мензелинске в торжественной обстановке открылся турнир имени Мусы Джалиля. Мензеля-информ (12 февраль 2021).
  21. ↑ О награждении медалью «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики» (рус.). rais.tatarstan.ru (21 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2026.

Тема буенча өстәмә