Ренас Кәлимуллин

Ренас Рәмис улы Кәлимуллин (рус. Ренас Рамисович Калимуллин; 1994 елның 4 феврале, Камай авылы, Менделеевск районы, Татарстан Республикасы) — спортчы (көрәшче), тренер. Россиянең атказанган спорт остасы[1]. Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы.

undefined

Тәрҗемәи хәле

Менделеевск районының Камай авылында туа. Сигезенче сыйныфка кадәр туган авылы мәктәбендә, тугызынчы сыйныфтан Менделеевск шәһәренең 7 нче мәктәбендә укый.

Мәктәптә уку дәверендә көрәш белән кызыксына башлый. Мәктәптә бабасы Мөхәммәтнур оештырган көрәш түгәрәгенә йөри. Менделеевскта укый башлагач, татарча көрәш белән билбау көрәше буенча республиканың баш тренеры Минхәлит Гәрәй улы Гыйльманов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Мәктәпне тәмамлап, Казан милли тикшеренү технология университеты филиалы Түбән Кама химия һәм технология институтына укырга керә. Көрәш белән шөгыльләнергә «Шинник» спорт үзәгенә йөри. Тренеры — Илнар Гәрәев[2]. Институтны тәмамлагач, Казан дәүләт энергетика университетына укырга керә[2].

« Ренас кебек матур итеп көрәшергә кирәк. Ул бернинди дәгъваларга да урын калдырмый, —
Рафис Мөбарәкшин[3].
»

Хезмәт юлы

2021 елда Теләче районының «Олимп» яшьләр үзәге директоры вазифасын башкара.

2023 елның 19 апреленнән Казан энергетика көллиятендә билбау көрәше буенча тренер булып эшли[4].

Көрәштә җиңүләре

Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы[1].

« Татарстан чемпионатын да, Россия чемпионатын да алтышар тапкыр оттым. Иң истә калганы дип беренче тапкыр республика чемпионы булып калуымны саныйм. Ул вакытта финалда Алабугадан Азат Кавиев белән очраштык. Россиядә исә беренче тапкыр Наил Мөхәммәтьянов белән очраштык. Башкортстаннан өч көрәшче иде минем авырлыкта: Наил, Дим Хәйруллин, Илдар Муратов. Илдарны да чистага салдым. Шөкер, быелгысында да җиңү яуладым, —
дип искә ала көрәшче[5].
»

Көрәш буенча спорт остасы, билбау көрәше буенча Россия спорт остасы, билбау көрәше буенча Татарстан һәм Россия чемпионатлары җиңүчесе, Татарстан Республикасы чемпионы, атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә милли көрәш буенча уздырылган турнирда дүрт тапкыр чемпион, «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә үткәрелгән ярышларда күптапкырлар җиңүче, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә оештырылган бәйгеләрдә җиңү яулый[2].

Мәктәптә һәм институтта укы дәверендә түбәндге көрәш бәйгеләрендә катнаша:

Көрәшче 2017 елда «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә үткәрелгән ярышларда I урынга ия була[6].

2018 елда Күчмә халыкларның III бөтендөнья уеннары җиңүчесе[2].

2022 елның 17-19 мартында Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә уздырылган бәйгедә җиңүче.

2023 елда көрәшче Россиянең атказанган спорт остасы исеменә лаек була. Таныклыкны Россия спорт министры Олег Матыцин тапшыра. Бүләкләү тантанасы Казанда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы кысаларында уза[1].

2023 елның 28-30 апрелендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда узган билбау көрәше буенча Россия чемпионатында I урын ала[7].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Россиянең атказанган спорт остасы.
  • Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты.
  • «Татарстан Республикасы физик тәрбия һәм спорт тармагын үстерүдә казанышлары өчен» мактау билгесе.
  • «Татарстан Республикасы физик тәрбия һәм спорты отличнигы» күкрәк билгесе[2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Ренас Калимуллин – первый в истории корэша заслуженный мастер спорта России. Бизнес Online (15 июнь 2021).
  2. 1 2 3 4 5 Ренас Рамисович Калимуллин. МАНЗАРА" — Арена сильнейших АНО "ЦПТСП "ТАБАРЛИ" (5 гыйнвар 2020).
  3. 1 2 Фәнил Нигъмәтҗанов. Җиңелү белмәс Ренас. Шәһри Казан (8 декабрь 2021).
  4. Новости колледжа. Казанский энергетический колледж (23 апрель 2023).
  5. Радик Сабиров. 11 тапкыр дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллин Лаешка күчкәнме? Шәһри Казан (8 декабрь 2021).
  6. Ренас Калимуллин стал победителем турнира памяти Мусы Джалиля. Менделеевский муниципальный район (14 февраль 2017).
  7. Определились победители и призеры чемпионата России по поясной борьбе корэш. Министерство спорта Республики Татарстан (30 апрель 2023).

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә