Илдар Гыйниятуллин
Илдар Гыйниятуллин (рус. Ильдар Гиниятуллин, 1987 елның 23 мае) — спортчы (көрәшче), тренер. Татарча көрәштән Татарстанның спорт остасы (2004), Билбаулы көрәштән Россиянең спорт остасы (2011), Россиянең халыкара спорт остасы (2013).
Тәрҗемәи хәле
Саба районының Олы Мишә авылында туа, Теләчедә яши.
Кечкенәдән көрәш белән кызыксынып үсә. Беренче трениры — әтисе, Милли төрдән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы Сәгыйть Шәрифулла улы Гыйниятуллин.
2005—2009 елларда Казан дәүләт педагогика университетының физик тәрбия бүлегендә укый. Уку чорында Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы, тренер Вакыйф Тимерша улы Дәүләтшин җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә.
Хезмәт юлы
«Олимп» мәдәният-спорт үзәгендә көрәш тренеры, Теләче спорт мәктәбе директоры вазифаларын башкара[1].
Көрәштә җиңүләре
Шыңар, Миңгәр, Субаш, Тәмте, Балык Бистәсе районының Яңа Арыш, Мамадыш районының Җөри, Казанның Киров районы, Яшел Үзән, Әлки районнары Сабан туе җиңүчесе, 2005, 2006, 2008, 2010—2013 елларда Теләче, 2009, 2010 елларда Саба районы Сабан туе батыры.
2003—2011 елларда Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин исемендәге бүләккә Олы Мишә авылында уздырылган ярышта сигез тапкыр җиңүче.
2003 ел, декабрь — татарча көрәштән яшьләрнең Самарада үткән Россия беренчелегендә III урын.
2004 ел, апрель — яшьләрнең республика беренчелегендә — «Татарстан яшьләре» газеты бүләгенә Яшел Үзәндә үткәрелгән бәйгедә I урын.
2006—2008 еллар, февраль; 2012 ел — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә оештырылган ярышларда II урын, 2009, 2013 елларда Чаллыда һәм Әлмәттә I урын.
2007 ел, март — билбаулы көрәштән яшьләрнең Татарстан беренчелегендә II урын, татарча көрәштән Казанның югары уку йортлары беренчелегендә I урын, 2009 елда II урын.
2008 ел, август — билбаулы көрәштән Татарстан чемпионатында III урын, 2009—2011 елларда I урын.
2008, 2011-2-12 еллар, ноябрь — татарча көрәштән Татарстан чемпионатында II урын, 2009 елда III урын, 2010, 213 елларда I урын.
2008 ел, декабрь — Казандагы Россия чемпионатында II урын, 2010, 2011, 2013 елларда I урын.
2009 ел, гыйнвар — билбаулы көрәштән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов, Мәгаз Сәхәбетдинов исемендәге бүләккә республика күләмендәге ярышта I урын.
2009 ел, апрель — татарча көрәштән Идел буе шәһәрләре төркемнәренең ачык бәйгесендә III урын, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә Түбән Камадагы Россиякүләм ярышта I урын, 2013 елда II урын.
2009—2011, 2013 еллар, ноябрь — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә уздырылган ярышта I урын.
2011 ел, сентябрь — билбаулы көрәштән Чиләбедә үткәрелгән Россия чемпионатында II урын.
2013 ел, июль — Казан шәһәрендә узган Җәйге Универсиадада милли көрәш ярышында I урын.
| Универсиадага көрәшне керткәч, әлбәттә, сөендем. Әмма бераз курку да булды: бөтен егетләр җиңеп, мин оттырсам, оятын кая куярмын?! Җиңсәң, герой буласың, ә үзебезнең көрәштә оттырсаң, кеше көлкесенә калырга мөмкинсең. Иң беренче фикер әнә шундый булды. Шөкер, максатыма ирештем, барлык алышларымны да хәтерлим, бик тә горурланганым истә. Зур вакыйга булды ул. Әмма бу җиңү минем өчен иң зурысы дисәм, арттыру булыр. Чөнки аңа кадәр дә уңышлар аз булмады, спорт остасы исемен алдым. Әмма Универсиада мине үземә карата таләпчән булырга өйрәтте, әзерлек бик яхшы иде. Сайлап алу ярышлары алдыннан 8 кило авырлыктан котылырга, ә төп ярышка чыгу өчен 12 килога ябыгырга туры килде. Универсиадага ныклап әзерләнү аркасында тагын берничә ел дәвамында келәмдә яхшы нәтиҗәләргә ирештем әле мин, - дип искә ала көрәшче[1].
|
2018 ел, ноябрь — Татарстан чемпионатында III урын[2].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
2004 — Татарстанның спорт остасы.
2016 — Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе Дипломы[3].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.