Төрек-Тәмте

Төрек-ТәмтеТатарстан Республикасының Теләче районындагы авыл.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422083.

Физик-географик характеристика

Урынлаштыру

Төрек-Тәмте авылы, Теләче районында, район үзәгеннән 11 км төньяк-көнбатыштарак, Мишә елгасының уң кушылдыгы Тәмте суы буенда.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Халык

Халыкның үсеш күрсәткече

Төрек-Тәмте халкының үсүе астагы исемлектә күрсәтелгән.

Әмма соңгы елда халыкның әзәюе генә күренә.

Милли состав

Төрек-Тәмтедә татарлар гына яши.

Дин

Бөтен халык ислам динендә.

Халык шөгыле

Халкының төп шөгыле - игенчелек, терлекчелек. XIX гасырда авыл кием һәм бүрек тегү кәсепчелеге белән мәгьлүм.

Авыл исеме

  • Беренче өлеше "төрек яки төрки" сүзеннән. Нигә шулай аталган тарихы безнең вакытка кадәр исән калмады.
  • Икенче өлеше Тәмте елгасы исеменнән барлыкка килгән. Чөнки Тәмте елгасы Төрек-Тәмте авылыннан башлана.

Тарих

Казан ханлыгы дәверендә нигез салына.

Чыганаклар

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.