Алан Җөри
Алан Җөри (Казаклар) (рус. Алан-Зире) — Татарстан Республикасының Теләче районындагы авыл. Мишә елгасы буенда, Теләче авылыннан 8 чакрым көнчыгыштарак урнашкан. 2020 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча даими яшәүчеләр юк. Иске Җөри авылы җирлегенә керә[1].
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422091.
Тарих
XVI йөз ахыры — XVII гасыр башында нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда Морза авылы, Казаклар, Кече Алан исемнәре белән билгеле.
XVIII йөздә — XIX йөзнең беренче яртысында авыл халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Халкының төп шөгыльләре тарих буена игенчелек һәм терлекчелек. XX йөз башында авыл халкының имана җире ― 144,2 дисәтинә[2].
1930 елда авылда «Арыслан» колхозы оештырыла, 1951 елда Молотов исемендәге колхоз дип үзгәртелә, 1958 елдан үзәге Саба районының Сатыш авылында булган «Марс» колхозы, 1976 елдан — Муса Җәлил исемендәге колхоз (үзәге — Иске Җөри авылы) эшли, 1994—2005 елларда Муса Җәлил исемендәге күмәк предприятиегә (үзәге — Иске Җөри авылы) карый[2].
Хәзерге вакытта авылда яшәүче юк. Авылның зираты һәр ел саен шушы авылдан чыккан кешеләр тарафыннан тәртипкә китерелә. 2018 елда, нигезләрен зиярәт итәргә кайткан халык җыелып, авылда Сабан туе уздыра[3].
Административ-территориаль буйсыну
1920 елга кадәр Алан Җөри Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена карый. 1920 елдан соң ТАССРның Мамадыш кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан — Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районы, Иске Җөри авыл җирлеге составында[4].
Демография
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -10.9 °C | -10.9 °C | -5.8 °C | 4.5 °C | 13.4 °C | 18.5 °C | 20.4 °C | 17.8 °C | 12.1 °C | 4.4 °C | -4.8 °C | -10.2 °C | 4.0 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климат классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4,0 °C[6].
Искәрмәләр
- ↑ Айдарово // Татарская энциклопедия. — Т. 1. А-В. — Казань: Институт ТЭ АН РТ, 2002. — 672 с.
- ↑ 1 2 3 Алан Җөри. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2025.
- ↑ Гильмиев С.Г. Теләче. Тюлячи. Прошлое и настоящее. — Казань: Редакционно-издательский центр «Школа», 2022. — 360 с. — ISBN 978-5-00162-535-3.
- ↑ Алан-Зире (рус.). toponym.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2025.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Карты мира с классификацией климата Кеппен-Гейгера. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2025.
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International. www.ressources-naturelles.canada.ca. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2025.
Әдәбият
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А – Л). — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — 543 с.
- Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. — Казан: Казан ун-ты нәшр., 1998. — 438 с.
- Татарская энциклопедия: В 6 т./ Гл. ред. М.Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 672 с. — (Т. 1: А–В).
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге/ төз. Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.