Алан (Теләче районы)

АланТатарстан Республикасының Теләче районындагы авыл. Тәмте елгасы буенда, Теләче авылыннан 12 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан[1]. Алан авыл җирлеге үзәге[2].

Халык саны — 453 кеше (2020 ел торышы буенча). Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422085.

Тарих

Язмаларда беренче тапкыр 1654 елда Аланка буларак телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Тарих буена халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек кәсепчелеге таралган була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1284,5 дисәтинә тәшкил иткән.

1859 ел мәгълүматлары буенча авылда мәчет булган. XX йөз башында авылда 2 мәчет эшли. Аларның берсе 1875—1935 елларда эшли; икенчесе 1895 елда төзелә, 1930 елда манарасы кисеп төшерелә, совет чорында әлеге бина клуб һәм мәктәпнең өстәмә бинасы функциясен үти[3]. 2000 елда мәчет кабат ачыла.

1921 елга кадәр мәдрәсә эшли. Авылда шулай ук су тегермәне, ярма яргыч, 8 хуҗалык кирәк-яраклары кибете була.

Авыл хуҗалыгы

1929–1931 елларда Аланда «Марс-2» колхозы оештырыла. 1959–1960 елларда «Марс-2», «Байкал» (Балыклы авылы), «Красный ключ» (Ключище авылы), «Күкчә» (Күкчә авылы) хуҗалыклары «Родина» колхозына (үзәге – Балыклы авылы) берләшәләр. 1995 елдан авыл җирлегендә «Алан» крестьян хуҗалыклары берләшмәсе, 2004 елдан «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли[4].

undefined

Мәгариф

1921 елда элеккеге мәдрәсә башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 1929 елда – тулы булмаган урта мәктәп, колхоз яшьләре мәктәбе оештырыла, 1935 елда – урта, 1946 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1941 елда) – җидееллык, соңрак – сигезьеллык, 1967 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1958 елда) кабат урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1994–2004 елларда агролицей буларак эшли. 1973 елдан мәктәп тракторчы-машинистлар һәм тегүчеләр әзерли. Мәктәп каршында 1965 елдан (оештыручысы – П.А.Дадукова) Туган якны өйрәнү музее эшләп килә[4].

1977 елдан балалар бакчасы эшли, шулай ук фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә.

Мәдәният

1967 елда авылда Мәдәният йорты ачыла. Мәдәният йорты каршында 2018 елдан «Умырзая» театр һәм «Мирас» фольклор коллективлары иҗат итә. 1935 елдан эшләп килә торган китапханә бар.

Билгеле шәхесләр

Демография

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1924 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010 2020
641 991 1330 1388 1259 1238 1061 944 805 818 772 585 532 509 453

Төп милләт (2020 елгы исәп буенча) — татарлар.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климат классификациясе  [рус.] буенча климатның коды: Dfb[6]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[7].

Искәрмәләр

  1. Айдарово // Татарская энциклопедия. — Т. 1. А-В. — Казань: Институт ТЭ АН РТ, 2002. — 672 с.
  2. Авыл җирлеге турында. tulachi.tatarstan.ru (23 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
  3. Гөлназ Хисамиева. “Мәчет тарихында гасырлар балкышы” район бәйгесенә. Теләче Информ (19 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
  4. 1 2 Алан. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
  5. Гульназ Бадретдин. «Каждая его статья была посвящена защите прав татарского народа» (рус.). Бизнес Онлайн (25 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
  6. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Карты мира с классификацией климата Кеппен-Гейгера. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  7. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International. www.ressources-naturelles.canada.ca. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.

Сылтамалар