Нургали Булатов
Тәрҗемәи хәле
Нургали Булатов 1939 елның 28 июлендә хәзерге Татарстан Республикасының Теләче районы Алан авылында туа[1]. 1964 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый[1]. 1960 еллар уртасында Кукмара районының Зур Сәрдек урта мәктәбендә тарих укыта[2]. Аннан соң «Яшь ленинчы» газетасында эшли[1].
1979 елдан «Ватаным Татарстан» газетында хәбәрче, 1989 елдан бүлек мөдире, 1992 елдан җаваплы сәркатип, 1997 елдан баш мөхәррир урынбасары була. 2004 елда «Мәдәни җомга» газетасына бүлек мөдире булып күчә, 2005 елдан баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара[1].
Иҗаты
1979—1989 елларда республика радиосы өчен татар телендәге «Олимпия» балалар спорт тапшырулары сценарийларын яза. Аның балалар һәм яшүсмерләр өчен хикәяләре, очерклары, репортажлары һәм әңгәмәләре «Казан утлары», «Мәгариф», «Татарстан», «Ялкын» журналларында, «Ватаным Татарстан» һәм «Юлдаш» газеталарында басыла. Язмаларында әйләнә-тирә мохитне саклау, хәрби-патриотик тәрбия, Татарстан сәясәтчеләре, мәдәният һәм фән эшлеклеләре темаларына мөрәҗәгать итә[1].
1990 еллардан татар генераллары һәм адмираллары турында мәкаләләр һәм очерклар әзерли. 1993 елда Мәскәүдә узган татар генераллары һәм адмираллары җыенында катнаша. Бу юнәлештә тупланган материаллары 2000 елда «Йолдызлы йолдызлар» китабында басыла[3]. 1990 елдан татар телендәге дивар ертма календарен төзүчеләрнең берсе була[1].
Хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1991);
- Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге премиясе (1995, 1997);
- Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1999)[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Булатов Нургали Хусаинович (рус.). Татарская энциклопедия TATARICA. Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
- ↑ Ризванов, Габделбәр. Остаз. Нургали Булатовка 80 тулды. «Ватаным Татарстан» газетасы (28 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
- ↑ Мостафин, Шаһинур. Тарихи мизгелләрне мәңгеләштерүчеләр. «Безнең мирас» журналы (25 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.
- ↑ Тюмин Иван Александрович (1896—1976), генерал-майор (рус.). Деметра: краеведческий портал Ярославской области. Ярославская областная универсальная научная библиотека имени Н. А. Некрасова. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2026.