Наил Алан
Наил Хисамиев - татар журналисты. 1963 елның 5 июньдә Татарстанның Саба районы (хәзер Теләче районындагы) Алан авылында туа. 1980 елда авыл урта мәктәбен тәмамлый. 1986 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Университеттан соң Себергә татар теле укытучысы буларак эшкә китә. 1980 еллар азагында аның ярдәме белән Төмәннең өлкә радиосында "Дусларга сукмак" исемле беренче татар радиотапшырулары чыга башлый. 2011 елдан Азатлык радиосының Прага редакциясендә эшләде. 2018 елның 11 июнендә Африкадагы Кабо-Верде илендә сәяхәт иткәндә вафат була. Җәсәден туган авылына алып кайтып җирлиләр [1]. Язу өчен яраткан темасы сәнгать өлкәсе була.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Якташыбыз журналист Наил Алан туган авылында җирләнде. Теләче Информ, 23 июнь 2018