Баландыш

БаландышТатарстан Республикасының Теләче районындагы авыл, Баландыш авыл җирлеге үзәге. Авыл Мишә елгасыннан 1,5 чакрым ераклыкта, район үзәге Теләче авылыннан 16 чакрым көньяк-көнчыгышта, тимер юл станциясе Арчадан – 62, Казаннан 94 чакрым ераклыкта урнашкан[1].

Халык саны — 521 тирәсе. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422098.

Тарих

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салынган[2].

XVIII йөздән XIX йөзнең беренче яртысына кадәр авыл халкы дәүләт крестьяннары  [рус.] катлавына керә. Халыкның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек басу, бүрек тегү, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда мәчет, хуҗалык кирәк-яраклары кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2082,6 дисәтинә тәшкил итә[3].

1930 елда авылда «Актив» колхозы оештырыла, 1954 елдан Маленков исемендәге колхоз эшли. 1957 елдан үзәге Үзәк бистәсе булган Сталин исемендәге совхозга керә, 1962 елда Ленин исемендәге совхоз дип үзгәртелә. 1982 елдан авыл – «Баландыш» совхозының үзәге булып тора. Бу совхозга шулаай ук якын-тирә авыллардан Субаш, Айдар, Борчаклы Яз, Урта Мишә авыллары да керә. 1990 елда совхоздан Субаш, Айдар, Борчаклы Яз авыллары аерылып чыга.

1996 елда «Баландыш» совхозы «Баландыш» күмәк предприятиесе дип үзгәртелә. Хәзер Г.Ш. Мөхәммәтшина, В.Б. Хәйретдинов, Ф.Г. Гарифуллин крестьян-фермер хуҗалыклары эшли[4].

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Административ-территориаль буйсыну

1866 елда басылып чыккан «1859 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә (рус. «Списке населенных мест по сведениям 1859 года») авыл Казан губернасы Мамадыш өязенең 1 нче стан Баландыш казна авылы буларак телгә алына. Баландыш чишмәсе буенда, Җөри сәүдә трактының сул ягында, Мамадыш өяз шәһәреннән 70 чакрым һәм Кукмара (Туеш заводы) хуҗалыгындагы стан фатирыннан 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда 104 хуҗалыкта 825 кеше (409 ир-ат һәм 416 хатын-кыз) яшәгән. Мәчет булган[5].

Административ яктан, 1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе, Елыш вулысына карый, 1920 елдан — Мамадыш кантонында, 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында[3].

Демография

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010 2020
814 1167 1288 1287 1003 694 556 450 534 454 459 483 492 480

Халык санын алу мәгълүматларына караганда, авыл халкы 1782 елда 98 ир-ат башыннан 1908 елда 1288 кешегә кадәр арта. Соңгы елларда авыл халкының саны акрынлап кими һәм 2010 елда 493 кешегә җитә, 2020 елда бу сан — 480 кеше. Төп милләт (2020 гы җанисәп буенча) — татарлар.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климат классификациясе  [рус.] буенча климатның коды: Dfb[6]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[7]

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда ачылган башлангыч мәктәп 1931 елда җидееллыкка үзгәртелә. 1947 елда Олы Тиләҗе авылына күчерелә, авылда башлангыч мәктәп кала, 1957 елдан – яңадан җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1992 елда тулы булмаган урта мәктәп дип үзгәртелә. 2007 елда мәктәп яңа бинага күчә[4].

1979–2019 елларда балалар бакчасы эшли, хәзерге вакытта мәктәп белән бер бинада.

1947–1957 елларда Баландышта Субаш авылыннан күчерелгән балалар йорты эшли, 1957 елдан соң ул Кукмара шәһәренә күчерелә.

Хәзерге вакытта авылда Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1992 елдан) эшли. Авыл янында төзекләндерелгән «Гөлчирә» чишмәсе бар. 2020 елда аның янында сквер ачыла, чишмә төзекләндерелә.

Мәдәният йорты каршында «Ядкәр» фольклор (2014 елдан) һәм «Хәзинә» театры (2017 елдан) коллективлары иҗат итә.

Шәхесләр

Искәрмәләр

  1. "Баландыш" авылы исеме кайдан килеп чыккан? Теләче Информ (6 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2025.
  2. 1 2 Шамиль БАГАУТДИНОВ. Вирусный энтузиазм баландышцев (рус.). Республика Татарстан (11 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2025.
  3. 1 2 Баландыш. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2025.
  4. 1 2 О поселении (рус.). tulachi.tatarstan.ru (15 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2025.
  5. Список населенных мест по сведениям 1859 года, 1866
  6. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  7. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Әдәбият

  1. Список населенных мест по сведениям 1859 года. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1866. — Вып. XIV : Казанская губерния / Обработан Старшим Редактором А. Артемьевым. — LXXIX, 1 л. к., 237 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).

Сылтамалар

  1. Татарская энциклопедия // Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. — 2016.
  2. Каталог топонимов РТ // ИЯЛИ им Г. Ибрагимова АН РТ. — 2022.