Айдар (Теләче районы)

Айдар (рус. Айдарово) — Татарстан Республикасының Теләче районындагы авыл. Нырсы елгасының уң кушылдыгы буенда, Теләче авылыннан 28 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Айдар авыл җирлеге үзәге[1].

Халык саны — 286 кеше (2020 ел торышы буенча). Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422075.

Тарих

XVII гасырда нигезләнгән дип фаразлана (халык риваятьләре буенча, авыл «Поварна» чишмәсе яныннан Айдархан атлы кеше тарафыннан нигезләнгән).

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында авыл халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Тарих дәвамында халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 602,5 дисәтинә тәшкил итә[2].

1859 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет булган, 1939 елда манарасын кисәләр. Соңыннан әлеге бинада мәктәп, икмәк саклау урыны, балалар бакчасы, клуб урнаша. Авылда яңа мәчет 1992 елда төзелә. Авылда хуҗалык кирәк-яраклары кибете эшли[3].

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1957 елдан яңа бинага күченә. 2013 елдан – Олы Нырсы мәктәбе филиалы. Башлангыч мәктәп авылда 2021 елга кадәр эшли. 2025 ел торышы буенча балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп ябылган.

Хуҗалык-көнкүреш

1930–1932 елларда авылда «Ялкын» колхозы (беренче рәисе – Б. Камалов) оештырыла, 1957 елдан Сталин исемендәге совхозга кушыла (үзәге – Үзәк поселогы). 1962 елда Ленин исемендәге колхозга үзгәртелә, 1965 елдан «Җәлил» (үзәге – Олы Нырсы авылы), 1982 елдан – «Баландыш» (үзәге – Баландыш авылы) совхозлары составында. 1990 елда авылда «Айдар» совхозы (үзәге Айдар авылында, аңа шулай ук Субаш, Борчаклы Яз авыллары керә) оештырыла, 1996 (1998) елда «Айдар» күмәк предприятиесе дип үзгәртелә[2].

2005 елда авылда – «Вамин-Теләче» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Айдар» бүлеге, 2016–2021 елларда «Теләче Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. 2025 ел торышы буенча авыл җирлегендә «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәдәни тормыш

Мәдәният йорты башта манарасы киселгән мәчет бинасында эшләп килә. 1995 елда яңа бина төзелә. Мәдәният йорты каршында «Cәхнә» театр (1990 елдан, 2015 елдан халык коллективы, оештыручысы – М.С. Әхмәтшина) һәм «Балкыш» фольклор коллективлары (2017 елдан) эшли.

Авылда китапханә (1996 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет, күпфункцияле үзәк (2013 елдан), хоккей мәйданчыгы (2015 елдан) бар.

1996 елда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Әфган сугышында катнашучы-сугышчыларга, тыл хезмәтчәннәренә обелиск куела, 2015 елда яңартыла.

2013 елда «Поварна» чишмәсе төзекләндерелә.

Административ-территориаль бүленеш

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Шомырбаш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән кабат Теләче районына керә[2].

Демография

Халык саны
1859 1897 1908 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010 2020
367 625 759 715 597 524 463 512 419 346 352 373 286

Төп милләт: татарлар.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климат классификациясе  [рус.] буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C[5].

Билгеле шәхесләр

  • Рәүф Сабиров (1894-1937), дәүләт эшлеклесе, 1921-1924 елларда Татарстан Үзәк башкарма комитеты президиумы рәисе, 1925 елда Бөтенроссия Үзәк башкарма комитетының милли бүлеге мөдире урынбасары[6], «Татреспублика авылы ачлыктан соң» (рус. «Деревня Татреспублики после голода», 1923) китабы авторы[7]. 2020 елда авылда аның истәлегенә мемориаль таш һәм истәлек тактасы куела[8].

Галерея

Искәрмәләр

  1. Айдарово // Татарская энциклопедия. — Т. 1. А-В. — Казань: Институт ТЭ АН РТ, 2002. — 672 с.
  2. 1 2 3 Айдар. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
  3. О поселении (рус.). tulachi.tatarstan.ru (5 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
  4. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Карты мира с классификацией климата Кеппен-Гейгера. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  5. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International. www.ressources-naturelles.canada.ca. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2025.
  6. Михаил Бирин. Рауф Сабиров: «Он потерял на фронте свою татарскую голову и нечаянно прихватил русскую» (рус.). Бизнес Онлайн (10 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
  7. Гөлнар Гарифуллина. ТАССРның беренче җитәкчеләре: республика нигезен кемнәр төзегән? Татар Информ (25 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
  8. Зилә Мөбарәкшина. ТатЦИК җитәкчесе булып эшләгән Рәүф Сабиров истәлегенә мемориаль таш ачылды. Татар Информ (13 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.