Марсель Вагыйзов
Марсель Васыйл улы Вагыйзов (рус. Вагизов Марсель Василович; 14 февраль 1983, Айдар, Саба районы, Татарстан АССР) — россия эстрада һәм фольклор җырлары башкаручысы, Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы солисты, композитор.
Тормыш юлы
Марсель Вагыйзов 1983 елның 14 февралендә Татарстан АССРның Саба районы (хәзерге Теләче районы) Айдар авылында туа[1][2].
1993—2000 елларда Олы Нырсы урта мәктәбендә белем ала.
2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының музыка сәнгате факультеты «Ялгыз җырлау» кафедрасын (профессор Венера Ганиева классы) тәмамлый[1].
Хезмәт юлы
2005 елдан башлап — Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы солисты[1]. Эстрадада чыгышлар ясый, өч шәхси альбом чыгара.
Рәсми дәүләт чараларында: Универсиада-2013, Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Төркиядә, Казахстанда, Мәскәүдә, шулай ук Төмән, Әстерхан, Нефтеюганск шәһәрләрендә узган Сабантуйларда катнаша[1].
2020 елдан «Рухи моң» фестиваль-бәйгесен оештыручыларның берсе һәм аның актив әгъзасы, дини һәм иҗади проектлар эшен алып бара[3][4][5][6]. 2022 елдан «Татар азаны — 2022» конкурсының жюри әгъзасы[7].
Иҗади хезмәттәшлеге
Марсель Вагыйзов Марат Галимов һәм Закир Шаһбан белән берлектә дини мөнәҗәтләр яздыра. Марат Галимов белән ун мөнәҗәтне музыка уен кораллары кулланмыйча (а капелла форматында) яздыралар. «Рухи моң» дуэты составында «Рамазан» җырын башкаралар[3].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (2014)[2];
- Илһам Шакиров исемендәге Халыкара татар җырларын башкаручылар бәйгесе лауреаты (2003)[1];
- Салих Сәйдәшев исемендәге вокалистлар бәйгесе лауреаты (2004);
- Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты (2007);
- Халыкара «Татар моңы — 2010» яшь башкаручылар телевизион бәйгесе лауреаты (2010);
- Халыкара «Туган тел» татар һәм башкорт җыры фестиваль-бәйгесе лауреаты (2013);
- «Болгар радиосы» милли премиясе иясе (2014).
Гаиләсе
Өйләнгән. Хатыны — Гүзәлия, кызы — Камилә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Марсель Вагизов. Узгәреш. Казан опера студиясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2024.
- ↑ 1 2 Марсель Вагизов: «Татар жыры» – это бизнес, это не татарская песня». БИЗНЕС Online (18 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2024.
- ↑ 1 2 Марсель Вагизов: Красивым пением можно совершить как добро, так и грех. Татар-информ (18 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2024.
- ↑ «Рухи моң» дуэтының «Рамазан» җыры дөнья күрде. Интертат (11 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
- ↑ «Рухи моң» берләшмәсен оештыручылар: «Халык рухи азыкка бик сусаган, эстрада җырлары белән генә канәгатьләнә алмый». Ватаным Татарстан (20 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2024.
- ↑ Объявлен прием заявок на конкурс-фестиваль «Рухи моң». Татар-информ (8 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
- ↑ Внимание! Принимаем заявки на конкурс-фестиваль «Рухи моң»! ДУМ РТ (8 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июль 2024.