Венера Ганиева
Венера Әхәт кызы Ганиева (Винера[1]) Ганиева, рус. Венера Ахатовна Ганеева; 24 март 1955, Казан, Татарстан АССР, СССР) — Совет һәм Россия опера һәм эстрада җырчысы (сопрано). Татарстан Республикасының (1992) һәм Россия Федерациясенең (1995) халык артисты. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, ялгыз җырлау кафедрасы мөдире (1999 елдан).
Тормыш юлы
1955 елның 24 мартында Казанда туган. Галимҗан Ибраһимов исемендәге 89 нчы татар мәктәбен тәмамлый. Шунда ук Рәфкать Гомәров җитәкчелегендәге «Саз» ансамблендә җырлый. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесында вокал буенча К. З. Щербинина сыйныфында укый. 1982 (башка чыганакларда: 1983) елда Казан дәүләт консерваториясен бетерә (остазлары Валентина Андреевна Лазько, Нияз Даутов)[2].
1982 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты[3].
1999 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта, профессор, кафедра мөдире.
2016 елдан «Үзгәреш жиле» татар җыры фестиваленең вокал буенча педагогы була[4].
Иҗаты
Башкарган партияләре:
- чегән кызы Фраските («Кармен», Ж. Бизе);
- Мюзетта («Богема» Дж. Пуччини);
- Джильда («Риголетто», Дж. Верди);
- Виолетта («Травиата», Дж. Верди);
- Марфа («Царская невеста», Н. Римский-Корсаков);
- Розина («Севильский цирюльник», Дж. Россини);
- Норина («Дон Паскуале», Г. Доницетти);
- Снегурочка («Снегурочка», Н. Римский-Корсаков);
- Адель («Летучая мышь», И. Штраус).
Әлеге партияләрне җырчы Америка, Азия, Европа сәхнәләрендә (Германия, Бельгия, Болгария, Бельгия, Венгрия, Латвия, Литва, Франция, Чехия һ.б.), Малайзия, Кипр, Төркия, Португалия тамашачыларын сокландырып, дистәләрчә тапкыр башкара[5].
В. Ганиева репертуарында татар халык җырлары белән бергә татар композиторлары Рәшит Кәлимуллин, Резеда Ахиярова, Вадим Усманов, Луиза Батыр-Болгари, Роберт Зариповның эстрада әсәрләре бар. Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис кебек шагыйрьләр белән иҗат итә.
Татар телендәге операларда башкарган партияләре[6]:
- Алтынчәч («Алтынчәч», Н. Җиһанов);
- Сәрвәр («Башмагым», Җ. Фәйзи);
- Гөлназ («Ерактагы кәккүк авазы» рок-операсы, Р. Кәлимуллин);
- Зөбәрҗәт («Наёмщик», Т. Гыйззәт, С. Сәйдәшев);
- Зәйтүнә («Шагыйрь мәхәббәте», Р. Ахиярова).
Резеда Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсында Зәйтүнә партиясе — иҗади уңышларының берсе. Операны иҗат иткән төркем Россиянең «Алтын битлек» милли премиясенең 5 номинациясендә тәкъдим ителә (Тукай партиясен башкарган Әхмәт Әхәдигә бирелә). Опера тулысынча «Татарстан-Яңа Гасыр» телекомпаниясе тарафыннан яздырыла, фильм эфирда трансляцияләнә[7].
Җырчы шулай ук Э. Григның «Пер Гюнт», Ф. Әмировның «Мең дә бер кичә», Л. Любовскийның «Йосыф турында риваять» балет спектакльләрендә уйный. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрында Мәйсәрә («Зәңгәр шәл», К. Тинчурин) ролен башкара (1987).
2025 елның 24 мартында Венера Ганиева 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, ә 25 апрельдә бу уңайдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Шагыйрь мәхәббәте» спектаклен куялар[8].
Педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге
Сәхнә эшчәнлеге белән беррәттән, Венера Ганиева педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеген дә актив алып бара.
1999 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында вокаль сәнгать кафедрасы (элек — ялгыз җырлау кафедрасы) мөдире булып эшли[9]. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында вокал буенча педагог-репетитор вазифасын башкара[10]. 2016—2023 елларда «Үзгәреш җиле» мәдәни проектында педагог-репетитор булып эшли[10]. Ганиева яшь җырчыларны зур сәхнәгә чыгару өчен зур тырышлык куя: шәкертләре арасында — Татарстанның атказанган артистлары, Опера һәм балет театры, Дәүләт бию ансамбле, Татар дәүләт филармониясе артистлары[11].
Ганиева республика күләм вокал конкурсларында жюри әгъзасы буларак даими катнаша[12], I Халыкара «Сандугач-Соловей» вокал бәйгесен оештыручыларның берсе булып тора[13].
Россия шәһәрләрендә (Мәскәү, Петербург, Чиләбе, Архангельск, Мурманск), татарлар яшәгән чит илләрдә (Литва, Финляндиядә һ.б.) уздырылган Сабантуй, Корбан бәйрәмендә чыгыш ясый[12]. Хәйрия концертларында актив катнаша. Мәсәлән, 2024 елның 8 мартында Казанның "Гаилә йорты"нда хәйрия концертын куя, 2024 елның 30 сентябрендә балаларга ярдәм йөзеннән уздырылган акча җыю акциясендә катнаша[14][13][15].
Дискография
Совет һәм иртә постсовет чорында җырчының язмалары нигездә «Мелодия» Бөтенсоюз грампластинка чыгару фирмасы һәм аның структур бүлекчәләре тарафыннан нәшер ителә[16]. 1991 елда «Мелодия» фирмасында «Туй күлмәге» винил пластинкасы дөнья күрә[17][18]. Ганиева язмаларын «Мелодия» фирмасында, Бөтенсоюз грамзапись студиясе, Ленинград грампластинка заводы һәм Татар радиосы чыгара[16].
2024 елда рэпер Dino MC47 белән «Аерылмагыз» җырына дуэт яздыра[19].
Гаиләсе
Тормыш иптәше — Камил Фәйзрахманов — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында баш тавыш режиссеры булып эшли. 1985 елның кышында, җырчы Татарстан радиосы студиясенә җыр яздырырга килгәч, танышалар, 1986 елның 22 августында туйлары була. Балалары юк. 2016 елның 22 августында "энҗе туй"ларын билгеләп узалар[20]. 2020 елның 28 декабрендә Камил Фәйзрахманов вафат була[21][22].
Бүләкләре, мактаулары исемнәре
- Татарстан Республикасының халык артисты (1992);
- Россия Федерациясенең халык артисты (1995)[23];
- Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1997) — Джузеппе Вердиның «Риголетто» операсында Джильда, Джоаккино Россининың «Сивильский цирульник» операсында Розина, Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында Алтынчәч партияләрен башкарганы өчен;
- «Россия Эчке эшләр министрлыгына 200 ел» медале (2004)[24];
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- Дуслык ордены (Россия, 2006) — мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары, күпъеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[25];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2010)[26];
- Казанның Мактау китабына кертелә (2015)[27];
- Россия Федерациясе президентының Мактау кәгазе (2018) — милли мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлеше, күпъеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[28];
- Почёт ордены (Россия, 2020);
- Дуслык ордены (Татарстан, 2025) — мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[29].
Искәрмәләр
- ↑ документларында шулай язылган
- ↑ А. Р. Рахман, Ф. Ш. Салитова. Ганиева Венера Әхәт кызы. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Венера Ганеева (рус.). kazan-opera.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Винера Ганеева (рус.). uzgaresh.kazan-opera.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ ГАНЕЕВА (Ганиева) Венера Ахатовна (рус.). tatarile.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Ганеева Венера Ахатовна (рус.). www.millattashlar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Ганеева Венера Ахатовна // Казанский театральный музей (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Любимая дочь татарского народа: оперная певица Винера Ганеева отмечает юбилей (рус.). Вечерняя Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Ганеева Венера Ахатовна (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Венера Ганеева (рус.). Татарский академический государственный театр оперы и балета имени Мусы Джалиля. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
- ↑ Ганеева Венера Ахатовна (рус.). Милләттәшләр. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Венера Ганиева — биография, фото, видео, песни (рус.). Artistlar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Венера Ахатовна Ганеева. Министерство здравоохранения Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
- ↑ Венера Ганеева и звезды татарской эстрады в качестве почетных гостей встали за прилавок «Вкусно – и точка» (рус.). БезФормата.Казань (30 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
- ↑ Винера Ганеева, народная артистка РФ и РТ, поздравила жителей «Семейного дома» в Казани с 8 марта (рус.). Семейный дом (8 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Венера Ганеева (рус.). Discogs. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Венера Ганеева –Туй Кулмәге = Тост (рус.). www.discogs.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Дискотека 90-х: сборник лучшего от Венеры Ганиевой эпохи путча (рус.). Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ В Казани презентовали дуэт Венеры Ганеевой и Dino MC47 (рус.). Новости Казани (9 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Айсылу Хафизова. В казанской «Чаше» отметили «жемчужную свадьбу» Венеры Ганеевой (рус.). Татар Информ (22 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Умер муж Винеры Ганеевой — звукорежиссер Камиль Файзрахманов (рус.). Татар Информ (28 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Гульнар Гарифуллина. Венера Ганиева о жизни без мужа: «После смерти Камиля происходили необъяснимые вещи…» (рус.). Татар Информ (20 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 05.08.1995 г. № 820 (рус.). http://www.kremlin.ru/ (5 август 1995). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Венера Ганеева биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 22 июня 2006 года № 629 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025. Архивировано 23 июль 2018 года.
- ↑ Рустам Минниханов вручил Венере Ганеевой орден «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025. Архивировано 16 август 2022 года.
- ↑ Книга почета (рус.). Мэрия Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025. Архивировано 29 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 4 мая 2018 года № 100-рп «О поощрении» (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025. Архивировано 19 ноябрь 2018 года.
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (22 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2025.
Сылтамалар
- А. Р. Рахман, Ф. Ш. Салитова. Ганеева Венера Ахатовна // Интернет-энциклопедия «Татарика»
- Татьяна Мамаева. Венера Ганеева: «Не буду скрывать — к корпоративам отношусь очень хорошо» // Бизнес Онлайн, 2.09.2012
- Ирина Ермакова. Венера Ганеева: «Клип-пародия на Галкина с Пугачевой — один из самых удачных в Татарстане» // Реальное время, 12.11.2017
- Венера Ганиева «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында, ТНВ, 7.05.2024