Әсгать Сәфәров
Әсгать Әхмәт (Әхмәтгали) улы Сәфәров (20 октябрь 1961, Яңа Шимбер, Татарстан АССР) — Татарстан Республикасы Президенты администрациясе (2023 елдан Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе) җитәкчесе, «Татмедиа» ААҖ директорлар шурасы рәисе. Генерал-лейтенант.
Нәсел-нәсәбе Таҗетдин Ялчыголга бәйле[2] .
Тәрҗемәи хәле
1961 елның 20 октябренда ТАССРның Әтнә районы Яңа Шимбер авылында туа. Әтисе Әхмәтгали Бәйрәмгали улы Әтнә районыннан, әнисе Нәкыя Мөхәммәтфатыйх кызы Сарман районы Карашай Саклау авылыннан.
«Хокукчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1984), РФ ФКХ (ФСБ) ның академиясен (1999) тәмамлый.
Хезмәт юлы
- 1984—1987 — Казанның Совет районы эчке эшләр бүлегендә тикшерүче, өлкән тикшерүче.
- 1987—1991 — ТАССР министрлар шурасында өлкән референт, инструктор, бүлек башлыгы.
- 1991—1992 — ТР президенты ярдәмчесе.
- 1992—1995 — ТР ЭЭМ каршындагы милициянең махсус хезмәте идарәсе җитәкчесе.
- 1995—1998 — ТР президенты иминлек сагы хезмәте башлыгы — ТР президенты ярдәмчесе.
- 1998—2012 — ТР буенча эчке эшләр министры.
- 2012—2013 — ТР премьер-министры урынбасары.
- 2013 елның августыннан — Татарстан Республикасы Президенты администрациясе (2023 елдан Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе)[3] җитәкчесе.
- 2013 елның октябреннан — «Татмедиа» ААҖ директорлар шурасы рәисе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия ЭЭМ шәрәфле хезмәткәре.
- Татарстан Республикасы Атказанган эчке эшләр органы хезмәткәре (2001).
- «Хезмәттәге казанышлар өчен» медале (2001).
- II дәрәҗә изге кенәз Даниил Мәскәүле ордены (2002).
- Почёт ордены (2003).
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
- Батырлык өчен медале (РФ) (2006, 2009).
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале» (2006).
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2006).
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2007).
- Татарстан Республикасы Президенты исеменнән алтын сәгать (2007).
- II дәрәҗә Әл-Фәхер Шөһрәт ордены (2007).
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2009).
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2010).
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2011).
- Батырлык ордены (2012).
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2013).
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2014).
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале (2016).
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2017).
- III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2022) ― хезмәт уңышлары һәм күпьеллык хезмәт эшчәнлеге өчен[4].
Искәрмәләр
- ↑ Диана Сафарова: «Мне всегда нужно докопаться до истины»
- ↑ Китапта: Чырагы нур сибә бүген дә, 90-биттә
- ↑ Миңнеханов Президент Администрациясенең атамасын үзгәртү турындагы карарны имзалады. Татар-информ, 4.02.2023
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 02.06.2022 № 337 Официальный интернет-портал правовой информации
Әдәбият
- Дамир Гарифуллин. Чырагы нур сибә бүген дә. Казан: «Сүз», 2009 ISBN 978-5-98356-080-2