Наилә Гәрәева
Наилә Хәким кызы Гәрәева (рус. Наиля Хакимовна Гараева; 18 ноябрь 1940, Казан — 28 ноябрь 2023, Казан) — Россия актрисасы, Камал театры актрисасы, педагог. Татарстанның халык артисты (1976), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2010), ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1967).
Тормыш юлы
1940 елның 18 ноябрендә Казанда туа. Казан Зур драмаа театры каршындагы студиянең татар бүлеген тәмамлый (1961) һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә[2].
Күп еллар дәвамында иҗат эшчәнлеген педагоглык хезмәте белән үреп алып бара: Казан театр училищесында (1989–1992), Казан мәдәният һәм сәнгать университетында (1992 елдан) актерлык осталыгыннан дәресләр бирә[3].
2023 елның 28 ноябрендә Казанда вафат була[4].
Иҗаты
Актрисаның иҗатында яшь кызның шәхес булып җитлегүе, аның әхлакый юнәлешләре формалашуы төп тема булып тора. Аеруча зур уңыш китергән роле — Чыңгыз Айтматовның «Кызыл яулыклы гүзәлкәем» повесте буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Әсәл образы. Наилә Гәрәева кеше табигатендәге нечкәлекне, җәрәхәтләнүчәнлекне нык характер белән бергә үзенә генә хас нәзакәтлелек белән чагылдыра торган була[3].
Драматик рольләр белән беррәттән, комик рольләрне дә зур осталык белән башкара. Ул тудырган һәр образ төгәл характеристика, ачык детальләр һәм тирән психологизм белән аерылып тора. Соңрак ул характерлы героинялар рольләренә күчеп, хатын-кыз күңеленең яңа якларын ачучы Ана образларын (Ш. Хөсәеновның «Әни килде» спектаклендә) иҗат итә[3].
Рольләре
- Рәхилә — «Беренче мәхәббәт» (Хәй Вахит);
- Зөбәрҗәт — «Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим);
- Зөбәйдә — «Зөбәйдә — адәм баласы» (Шамил Хөсәенов);
- Әсәл — «Гүзәлем Әсәл» (Чыңгыз Айтматов);
- Диләфрүз — «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Туфан Миңнуллин);
- Миләүшә — «Дуслар җыелган җирдә» (Т. Миңнуллин);
- Бибкәйнур — «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт);
- Сюзанна — «Фигароның өйләнүе» (Пьер Бомарше);
- Марианна — «Тартюф» (Жан-Батист Мольер);
- Изабелла — «Чамасына күрә чарасы» (Уильям Шекспир);
- Сәмидә — «Кичер мине, әнкәй» (Рабит Батулла);
- Арзыгол — «Ахырзаман» (Ч. Айтматов);
- Күршекәй — «Бичура» (Мансур Гыйләҗев);
- Әни — «Әни килде» (Ш. Хөсәенов).
Гаиләсе
- Ире — Рәфкать Бикчәнтәев (1924–1975), режиссёр.
- Улы — Фәрит Бикчәнтәев (1962 елгы), Камал театрының баш режиссеры.
- Килене — Люция Хәмитова, Татарстанның халык артисткасы.
Бүләкләре
- ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1967);
- Татарстанның халык артисты (1976);
- Россиянең атказанган артисты (2010);
- «Дуслык» ордены (РФ һәм ТР);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2015);
- «Тантана» премиясе (2019).
Искәрмәләр
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004.
- ↑ Гәрәева Наилә Хәким кызы. Татар академия театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Гәрәева Наилә. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ Ушла из жизни выдающаяся артистка татарского театра Наиля Гараева. Министерство культуры Республики Татарстан (28 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.