Нурлан Канетов

Нурлан Канетов (Нурлан Исмәгул улы Канетов, каз. Ny'rlan I'sma'g'ululy Qanetov, рус. Канетов Нурлан Исмагулович, 12.03.1975) — балет артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры премьеры, Татарстанның, РФ (2015) атказанган артисты. РФ дәүләт бүләге иясе (2005).

Тәрҗемәи хәле

Файл:Н.Канетов 1.jpg
«Алтын Урда» балетында Вәзир (у)
undefined

1975 елның 12 мартында Казакъстан ССР, Җаек шәһәрендә туган.

Алматы хореография укуханәсен тәмамлаган (1993).

Иҗат юлы

2018 елның мартыннан — Казакъ милли хореография академиясенең (Нурсолтан) хореография факультеты деканы[1].

Партияләре

  • Зигфрид, Па-де-труа — «Аккош күле» (Лебединое озеро)
  • Граф Альберт — «Жизель»
  • Джеймс — «Сильфида»
  • Ромео — «Ромео һәм Джульетта»
  • Колен — «Юкка шикләнү» (Тщетная предосторожность)
  • Шәһрияр — «Мең дә бер кичә» (Тысяча и одна ночь)
  • Йосыф — «Йосыф турында риваять»
  • Красс — «Спартак»
  • Арман — «Камелияле ханым» (Дама с камелиями)
  • Вәзир — «Алтын Урда»
  • Юлчы, Кияү — «Carmina burana»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2003 «Бию җаны» (Душа танца) призы иясе («Балет» журналы) — «Кабынып килүче йолдыз» номинациясендә.
  • 2005 Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт бүләге — Леонид Любовскийның «Йосыф турында риваять» балетында төп рольне башкарган өчен[2].
  • Татарстанның атказанган артисты.
  • 2015 РФ атказанган артисты.

Искәрмәләр

  1. Танцовщик Нурлан Канетов отметит 25-летие творческой деятельности. 2018 елның 23 апрель көнендә архивланган. Сайт Татарского Академического Государственного театра оперы и балета им. М. Джалиля, 19.04.2018
  2. РФ президенты сайты, archived from the original on 2014-03-07, retrieved 2016-01-15 

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә