Исламия Мәхмүтова
Исламия Мәхмүтова, Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова (кыз фамилиясе Мотыйгуллина, 1943 елның 1 декабре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Югары Әлки) — театр актрисасы, Республика татар күчмә театры (1963-1988 елларда) һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (1988 елдан) актрисасы. 1991-1992 елларда Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе. РСФСР атказанган (1987), ТАССР атказанган (1973) һәм халык (1981) артисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2011, 2018).
Тәрҗемәи хәле
1943 елның 1 декабрендә Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында җыр-моң сөюче, гармунчы гаиләсендә туган. 19 яшендә Казанга килеп, махсус театр училищесы белеме булмаган килеш, Республика татар күчмә театрына (баш режиссер Равил Тумашев) эшкә урнаша. 1963 елдан театрда хезмәт итә. Башта бутафор, сәхнәдә техник хезмәткәр була, соңрак рольләр дә ышанып тапшыралар. Тәҗрибә туплый-туплый, театрда 55 ел хезмәт куя.
1991-1992 елларда Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара[1].
2019 елның 3 декабрендә Казанда каты авырудан соң 76 яшендә вафат булган.[2]
Иҗаты
Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» драмасындагы җырлы-моңлы Ясминә роле белән («Очарга дип талпынам, Хыялыма китәр идем, Кыр казлары артыннан») танылу ала.
Театрда актерлык эшчәнлеге белән бергә, телевизион фильмнарда уйный. Үзе күргән, белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп, сәхнә әсәрләре яза («Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде», «Син бит минем бергенәм» һ. б.), аларны сәхнәләштереп, тулы заллар җыя. Шулай ук башка авторларның әсәрләрен дә сәхнәгә куя: «Яшьлек хатам — йөрәк ярам» Данил Салихов, «Резидәкәй» Илдар Юзеев, «Сынган беләзек» Рәдиф Сәгъди, «Бәхеткә хәтле биш минут» Ләбиб Лерон һ. б.
Башкарган кайбер рольләре
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1973 — ТАССР атказанган артисты
- 1981 — ТАССР халык артисты
- 1987 — РСФСР атказанган артисты
- 2011 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә
- 2018 — «Тантана» премиясе — «Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен» номинациясендә[4]
2004 елда Тинчурин театрында куелган «Кураж ана һәм аның балалары» (Бертольд Брехт әсәре) спектаклендә башкарган Кураж роле өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә (иҗат төркеме эчендә)[5].
| Арбадан-арбага, чанадан-чанага күчә-күчә 55 ел сәхнәдә мин Исламия Мәхмүтова
|
Гаиләсе
Ире Хәлил Мәхмүтов (1939—2012), Тинчурин театры актеры, ТР халык артисты. Бертуган сеңлесе Рузия Мотыйгуллина — Камал театры актрисасы, РФ атказанган артисты.
Кызлары: Ләйсән — җырчы; Лилия, кияве Ренат Шәмсетдинов — Тинчурин театры актерлары. Икенче кияве — Руслан. Оныклары: Ришат һ. б.
Хәтер
- 2022 елда Казанның Жуковский урамы 9нчы йорт диварына мемориал такта куела (рәссам Рөстәм Габбасов)[6].
Искәрмәләр
- ↑ Ильтани Илялова. Махмутова Исламия Идиатулловна. Казанский театральный музей [рус.]
- ↑ "Акыл белән түгел, йөрәк белән уйный иде." Исламия Мәхмүтова турында театр әһелләре
- ↑ Җитмештә дә сәхнә түрендә. Интертат.ру, 03.12.2013
- ↑ Камал театрында Тантана-2018 премияләре тапшырылды. kamalteatr.ru
- ↑ От Комитета по Государственным премиям Республики Татарстан им. Г. Тукая. 2018 елның 16 сентябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 25.03.2004
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Мәхмүтовлар яшәгән йортта легендар артистларга истәлек тактасы ачылды. Татар-информ, 24.03.2022
Әдәбият
- Лилия Йосыпова. Исламия Мәхмүтова: «Хәлилемнән башка бөтен нәрсәм бар». «Ирек мәйданы», 6.12.2018
Сылтамалар
- Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы. Тинчурин театры сайты
- Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы «Милләттәшләр» порталында [рус.]
- Исламия Махмутова. kino-teatr.ru [рус.]
- Классташлардагы профиле