Азат Гаеткулов

Азат Гаеткулов, Азат Миңлегали улы Гаеткулов (баш. Азат Миңлеғәле улы Айытҡолов, 1956 елның 27 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Матрай районы, Юлдыбай) – курайчы артист. Россия Федерациясенең атказанган артисты (1998). Г.Сәләм (1990), С. Юлаев (2000) премияләре лауреаты. БР курайчылар берлеге рәисе (2007-2010).

Тәрҗемәи хәле

1956 елның 27 гыйнваренда БАССР Матрай (хәзерге Җылаер) районы Юлдыбай авылында туган. Уфада 1- санлы интернат-мәктәпне, сәнгать укуханәсен (1977, Г. Сөләйманов сыйныфы), дәүләт университетын (1994) тәмамлаган. Уфада сәнгать укуханәсендә укыта (1975-1978). 1978 елдан эстрада артисты (Росконцерт). Уфа филармониясендә әдәби-музыкаль лекторий солисты (1994 елдан).

Иҗаты

Курайда виртуоз уйнау остасы, әлеге уен коралында классик уйнау традицияләрен дәвам иттерүче. Каракалпакстанда (1976), Якутиядә (1978) «БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә катнаша. Халык уен коралларында уйнаучыларның III бөтенроссия конкурсында (Тула, 1986) дипломга ия була. Финляндия, Әфганстан, Перу, АКШ, Канада, Испания, Австралия, Яңа Зеландия, Сингапур, Һолландия, Алмания, Төркиядә гастрольләрдә була.

  • РСФСР халык артисты Флюра Килдиярова, БАССР атказанган артисты В. Хызыров белән чыгыш ясый.[1]

Ансамбль җитәкчесе

Әлшәй, Авыргазы, Бишбүләк, Дәүләкән, Җылаер, Кырмыскалы, Миякә, Чишмә районнарында, Курган, Пермь өлкәләрендә, Мәскәүдә курайчылар ансамбльләре оештыра.

Репертуар

Озын көйләр

«Ашкадар», «Буранбай», «Гыйльмияза», «Тәфтиләү», «Таштугай», «Уел», «Урал», «Чыңрау торна», «Җәяүле Мәхмүт», «Зарифа», «Мөгълифә», «Чук шомырт», «Перовский», «Порт Артур».

Шәкертләре

  • Р. Р. Карабулатов
  • Н. М. Каикбердин
  • Р. Х. Нәдергулов һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Хатыны Фәния Кырмыскалы районы Мөхсин авылыннан. 1982 елда Уфада туган Азат улы Украинадагы хәрби хәрәкәтләр вакытында 2022 елның ноябрендә һәлак була, өч баласы кала.[3]

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә