Мөгълифә (җыр)
Файл:Н.Ибраһимова һәм Р.Хәйбуллина иптәшләр Мөгълифә көенә бииләр.jpg
Баймак районы Темәс Башпедучилищесында укучы Н. Ибраһимова һәм Р. Хәйбуллина иптәшләр «Мөгълифә» биюен бииләр. «Кызыл Башкортстан» гәзите, 1941 елның 20 феврале.
Мөгълифә[1] — башкорт халык җыры, кыска көй, шул ук вакытта шушы ук көйгә салынган милли бию дә бар.
Тарихы
«Мөгълифә» җырын беренче тапкыр татар композиторы Солтан Габәши 1932-34 елларда Баймак районы Темәс авылында Сөембикә Кулибаевадан язып алган һәм 1935 елда «Башкорт халык җырлары» дигән җыентыкта бастырып чыгарган.
Александр Ключарев, Лев Лебединский, Гата Сөләймәнов язып алган җырның башка вариантлары да бар. Җырның көе моңлы биюгә туры килә. Җыр кабатланып килгән ике музыкаль сөйләмнән торган периодик рәвештә кабатлана, җырда Мөглифә исемле кызның матур сыйфаттары мактала.[2]
Тексты
| Мөгълифә |
|---|
|
Башкаручылар
Җыр Азат Гаеткулов, Ишмулла һәм Сәйфулла Дилмөхәмәтовлар репертуарында бар.
Эшкәртүчеләр
Җырны Камил Рәхимов хор һәм фортепьяно өчен, Фәрит Яруллин тавыш һәм фортепьяно өчен эшкәрткән.
Әдәбият
- Башҡорт халыҡ ижады. Йырҙар. 1‑се кит. Өфө, 1974.
- Нагаева Л. Н. Танцы восточных башкир. М., 1981.
- Мөғлифә (йыр) // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.