Баймак районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Район
Баймак районы
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
52°36′00″ с. ш. 58°19′00″ в. д.GЯO
Статус Район
Республика Башкортстан
Административ үзәк Баймак
Нигезләү датасы 1930
Район башлыгы Ситдиков Илшат Хәмит улы[1]
Рәсми телләр башкорт теле, рус теле
Халык саны  (2010) 40 868 кеше
Мәйдан
  • 5432 км²
Биеклек 562 метр
Сәгать поясы MSK+2 (UTC+6)
Автомобиль номерлар коды 02, 102

Баймак районы – Башкортстан эчендәге муниципаль район.

Баймак районы 1930 елны барлыкка килгән. Баймак районы Башкортстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Үзәге Баймак шәһәренә кадәр Уфадан 489 км юл узарга кирәк. Район территориясендә урнашкан Сибай шәһәрендә тимер юл станциясе бар.

Соңгы елларда районда демографик хәлнең яхшыра баруы куанычлы хәл, 2009 елда 873 бала дөньяга аваз салган. Бу, 2008 елның шул чоры белән чагыш-тырганда, 123 балага күбрәк.

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2008[9]
58 97151 07360 19555 97058 55644 21456 304
2009[10]2010[11][3]2012[12]2013[13]2014[14]2015[15]2016[16]
56 12458 57258 02857 71257 28357 22657 176
2017[17]1 гый 2018[18]1 гый 2019[19]2021[20]
57 04356 39055 77054 946

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төбәктә мәктәпкәчә булган 59, 21 – төп, 45 – урта, 5 өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләп килә[21]. Шулай ук Баймак лицей-интернаты, 1нче Эткол авылында республика компьютер лицее эшли. Түбә балалар йортында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар тәрбияләнә. Ишбирдедә мәктәп яны интернатында күрше авылдан йөреп укучы балалар яши. Баймак авыл хуҗалыгы техникумы, 105нче һөнәри училище һәм Уфа ягулык-энергетика колледжының филиалы уңышлы эшли һәм районда гына түгел, якын-тирәдәге районнарны да белгечләр белән тәэмин итә. Район мәгарифе республиканың мәгариф министрлыгының җылысын һәрдаим тоеп яши. 1990 елдан алып районда барысы 26 мәктәп, (шуларның 17се төпкел авылларда) ачылды. Шушы елларда биш балалар бакчасы сафка тапшырылган.

Соңгы елларда Йомаш, Ишәй авылларында урта мәктәп, Күлтабан авылында мәдәни-белем бирү үзәге ачылды. Габделкәрим авылында социаль-белем бирү үзәге сафка тапшырылачак, Баймак авыл хуҗалыгы техникумы реконструкциядән соң үз ишекләрен ачачак. Баймак шәһәренең 4нче, Ургаза мәктәпләренә дә капиталь ремонт үткәрелде.

Баймак районында укучыларга 2 меңнән артык педагог белем бирә. Үсеп килүче яшь буынга белем бирүдә һәм тәрбияләүдә күрсәткән уңышлары һәм район мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен районның 420 педагогы төрле дәүләт наградаларына лаек булган.

2008-2009 уку елында районда 460 укучы урта мәктәпне, 835 кеше IX сыйныфны тәмамлаган. Мәктәпне 8 укучы – алтын, 23 бала көмеш медаль белән бетергән. 2010 елда Баймакта 830 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап узачак.

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә 7645 – башкорт, 842 – рус, 337 – башка төрле милләт балалары белем ала. Башкорт телендә – 5965, рус телендә 2859 укучы белем ала. Шуларның 1179ы башка милләт балалары башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнә.

Баймак районы hәм шәһәренең иҗтимагый-сәяси гәзите "Сакмар".

  1. http://baimak.ru/about/headadmin/
  2. СССР җанисәбе (1939)
  3. 1 2 3 4 5 6 7 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  4. СССР җанисәбе (1959)
  5. СССР җанисәбе (1970)
  6. ССҖБ җанисәбе (1979)
  7. СССР җанисәбе (1989)
  8. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  9. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  10. http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8112027
  11. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  12. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  13. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  14. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  15. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  16. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  17. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  18. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  19. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  20. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  21. http://omet-ufa.ru/zxcvq364.html(үле сылтама)