Юлай Гайнетдинов
Тәрҗемәи хәле
1954 елның 8 гыйнваренда БАССР Баймак районы Югары Таулыкай авылында туган. Уфада 1- санлы интернат- мәктәпне, дәүләт университетын (1975), сәнгать училищесын (1984) тәмамлый. Уфада дәүләт университетында (1975-1978), сәнгать институты каршындагы музыка мәктәбендә (1984-1989) укыта. БАССР исәп идарәсенең хисап үзәгендә (1978-1989) программачы, республика халык иҗаты үзәгендә (1989-1991) бүлек мөдире, БСТ каналында (1991-2008) «Хәзинә» иҗат берлеге җитәкчесе, БР архив идарәсендә (2008-2014) җитәкче урынбасары булып эшли.[1]
Иҗаты
БР курайчылар берлеген оештыручыларның берсе. Әлеге музыка коралында виртуоз уйнауга ирешкән курайчы. Әдһәм Искуҗин һәм Кәрим Дияровның шәкерте. Җырчылар Сөләйман Абдуллин, Флюра Килдиярова, Абдулла Солтанов белән чыгыш ясый.[2] БСТ каналында халык иҗатына багышланган 300 тапшыру әзерләп, эфирга чыгара.
Репертуары
300 курай көе, шул исәптән 100 озын көй: «Карасакал маршы», «Батырша», «Калмантай», «Наполеон Бонапарт», «Башкорт краковягы», «Урал», «Буранбай», «Гыйльмияза», «Чыңрау торна» һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Җ. Исәнбаев исемендәге I республика курайчылар бәйгесе (1978) – гран-при.
- IX халыкара фольклор фестивале (1983, Сегед, Маҗарстан) – җиңүче, «музыкант» призы.
- Япониядә үткән халыкара ойвакэ, вошшаи фестивале (1990, Эсаши; 2000, Осака) җиңүчесе.[3]
- «Евразия җыры» фестивале (2003, Саппоро, Япония) җиңүчесе.
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988)
- БР халык артисты (1994)
- Салават Юлаев премиясе лауреаты (2002)
- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2003)
Чыганаклар
С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 [башк.]
Сылтамалар
- Ю. Гайнетдинов 60 еллык юбилеен билгеләде(үле сылтама) [башк.]
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ БР мәдәни тормышы, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-27
- ↑ Уфа-гид сайты
- ↑ Башкортстан энциклопедиясендә [рус.]