Салават Галин

Салават Галин, Салават Әхмәдия улы Галин (баш. Салауат Әхмәҙиә улы Галин, 1934 елның 3 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР Баймак районы, Гаделбай — 2010 елның 29 марты, РФ, БР, Уфа) – язучы, халык иҗатын өйрәнүче галим, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1968). Филология фәннәре докторы (1995), профессор (1995), академик (1998). БАССР атказанган фән эшлеклесе (1980). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1975).

Тәрҗемәи хәле

1934 елның 3 мартында БАССР Баймак районы Гаделбай авылында туган. I Эткол җидееллык мәктәбен, Темәстә педагогика укуханәсен (1952), Стәрлетамакта педагогия институтын (1958), ССРБ ФА БФ Тарих, тел һәм әдәбият институты асприантурасын (1961) тәмамлый.

1952-1953 ел ларда Баймак районы Таулыкай мәктәбендә, 1958-1959, 1971-1987 елларда Стәрлетамакта педагогия институтында укыта (ассистент, доцент, кафедра мөдире, проректор). 1987 елдан Уфада мәгарифне үстерү институтында кафедра мөдире.[1]

Иҗаты

Халык иҗатын җыю, бастырып чыгару, фәнни яктан өйрәнү өлкәсендә зур хезмәт куйган галим. Курган, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь, Ырынбур, Самара, Сарытау өлкәләренә, БР районнарына оештырылган фольклор гыйльми сәяхәтләренә фәнни җитәкче булды. «Башкорт халык иҗаты» басмасында «Җырлар» бүлеген әзерләде. Уку әсбаплары, программалар, «БР мәдәнияты» дәреслеге авторы.[2]

Хезмәтләре

  • Еллар һәм җырлар (1967)
  • Заман һәм фольклор (1972)
  • Башкорт фольклоры (1975)
  • Башкорт халкының җыр поэзиясе (1979)
  • Тел ачкычы халыкта (1993)
  • Тарих һәм халык поэзиясе (1996)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Г. Сәләм премиясе (1968) - «Еллар һәм җырлар» (1967) китабы өчен.
  • Россия һуманитар фәннәр академиясе академигы (1998)
  • БАССР атказанган фән эшлеклесе (1980)
  • РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1980)

Әдәбият

  • С. Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа, 1999. ISBN 5-295-02592-6

Сылтамалар

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә