Темәс

ТемәсБашкортстанның Баймак районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 3529 кешенең яшәве мәгълүм.[3]

Темәс — Көньяк Урал төбәгендә иң зур авылларның берсе. Төп халкы — Бөрҗән ыруы башкортлары. Авылда 1795 елда — 348, 1859 елда — 808, 1885 елда — 950, 1920 елда 2491 кеше исәпләнгән. Темәс авылының нәкъ уртасындагы калкулыкта Сакмар елгасы ярында ике катлы бина урнашкан. Ул — 1896-1897 елларда төзелгән Тәңгәвер кантоны башкарма комитеты бинасы. 1919 елның гыйнварыннан мартына кадәр монда Башкортстан Хөкүмәте эшләгән. 21-23 февральдә биредә башкортларның хәрби съезды үтә һәм идарә итүнең яңа органы — Вакытлы комитет төзелә. Бүген бу бинада тарихи-туган якны өйрәнү музее урнашкан.[4]

Демография

Халык саны динамикасы:

2002[5] 2009[5] 2010[3]
3517 3920 3529

Шәхесләр

  • Рафаил Әбсәләмов (1950), табиб. БАССР XII чакырылыш Югары Советы депутаты.
  • Рәшит Ирназаров (1935), социология фәннәре докторы (1999), профессор (2002). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), фән эшлеклесе (2002).
  • Ридик Фәсхетдинов (1940―2022), баянчы, БАССР халык (1982), РСФСР атказанган (1989) артисты.

Искәрмәләр

  1. GEOnet Names Server — 2018.
  2. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  3. 1 2 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-28 
  4. http://kiziltan.ru/useruploads/KT_221_20_11_12.pdf(үле сылтама)
  5. 1 2 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә