Юлык

ЮлыкБашкортстанның Баймак районындагы бердәнбер татар авылы,[1][2] Йомаш авыл җирлегенә карый.

Тарихи мәгълүмат

Беренче исеме “Юлык ямы” (Юллукский Ямъ). Авыл 1781 елны Казан өязе кешеләре тарафыннан нигезләнә. Алар биредә Верхнеуральск-Ырынбур трактында башкортлар урынына почта хезмәте алып бару шарты белән урнаша. 1869 елны алтын ятмаларын үзләштерү башлана. Юлыкта алтын ятмалар хуҗалары Рәмиевләрнең штаб-квартирлары була (1918 елга кадәр). 1924 елга кадәр Юлык – волость үзәге, 1898 елда биредә казна “рус-башкорт” мәктәбе ачыла, зимства дәвалау учрежденияләре эшли. 1962 елны авыл советы үзәге Йомашка күчерелә. Рәмиевләр салдырган мәчет һәм китапханә биналары сакланган[3].

Атаклы кешеләр

Демография

Халык саны динамикасы:

2002[4] 2009[4] 2010[5]
544 523 470

Географик урынлашу

  • район үзәгенә кадәр (Баймак): 41 км
  • авыл җирлеге үзәгенә кадәр (Йомаш): 9 км
  • тимер юл станциясенә (Сибай): 82 км

Искәрмәләр

  1. Баймак районы Юлык авылы халкы: «Башкорт арасында шулай татар булып яшәп ятабыз инде».
  2. Юлыҡ тигән татар ауылы.
  3. Әдип юлыккан Юлык. Мәдәни Җомга газетасы
  4. 1 2 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  5. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-28 

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә