Верхнеурал

Верхнеуральск (рус. Верхнеуральск) — Чиләбе өлкәсенең иң кече шәһәре[1], Верхнеуральск районының административ үзәге. Элекке Верхнеуральск өязе административ үзәге (1781-1919).

Халык саны — 9 459 кеше (2010).[2]

География

Шәһәр Көньяк Уралның көнчыгыш битләвендә, Җаек елгасында, Чиләбедән 230 километр ераклыкта урнашкан.

Тарих

1734 елда Югары Җаек ныгытмасы (Верхнеяицкая крепость) буларак нигезләнгән, Уй ныгытылган сызыгы составына кергән. Пугачёв күтәрелешеннән соң ныгытма исеме Югары Урал (Верхнеуральская крепость) итеп үзгәртелә.

1781 елда шәһәр һәм өяз үзәге статусын алган.

1856 елда Верхнеуральскида 2 чиркәү, 711 йорт һәм 22 лавка (кибет) исәпләгән.

1926 елдан Верхнеуральск районының үзәге булы тора.

Халык

1840[3] 1856[4] 1897[5] 1913[4] 1926[4] 1939[4] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[2]
3 837 ~3 400 11 095 ~17 400 ~10 000 ~11 200 11 679 10 534 10 530 10 893 10 054 9 459

Милли состав

Милләт 2002[11] 2010[12]
руслар 90,2% 89,4%
татарлар 3,2% 3,0%
башкортлар 1,2% 1,3%
украиннар 1,2% 1,1%

Икътисад

Азык-төлек һәм агач эшкәртү сәнәгатенең предприятиеләре.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр