Рәмзи Илялов
Рәмзи Ибраһим улы Илялов | |
---|---|
![]() Рәмзи Илялов. Ташкент авиамәктәбе, 1941 | |
Туу датасы: | 13.12.1923 |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, БАССР, Баймак районы, Темәс |
Үлем датасы: | 11.08.2009 |
Үлем урыны: | РФ, Татарстан, Казан |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучы, публицист |
Юнәлеш: | документалистика |
Иҗат итү теле: | рус теле, татар теле |
Бүләкләр: | |
Яшәү җире |
Рәмзи Ибраһим улы Илялов (1923 елның 13 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Баймак районы, Темәс — 2009 елның 11 августы, РФ, Татарстан, Казан) — татар язучысы, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Ул 1923 елның 13 декабрендә Башкортстан АССРның Баймак районы Темәс авылында дөньяга килә. 1940 елда Яңавыл урта мәктәбенең 10 сыйныфыннан Ташкентка, укчы-бомбардировщиклар авиамәктәбенә укырга китә. 1942 елда штурман итеп фронтка җибәрелә. Унсигез сугышчан очыш ясый. Смоленск өлкәсе Котовичи станциясе янында дошман һөҗүменә дучар була, контузия ала. Ул сәбәпле 11 нче мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елның 7 июлендә тагын җәрәһәтләнә, байтак еллар һәлак булганнар исемлегендә йөри. Сугышчан юлы 1945 елның маенда НКВД гаскәрләрендә тәмамлана. Рәмзи Иляловка I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, III дәрәҗә Дан Ордены бирелә.
Сугыштан соң НКВДның Уфадагы район бүлегендә эшли.
Экстерн тәртибендә ике ел укып, 1947 елда Казан педагогика институтының тарих-филология факультетын, 1949 елда ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының Югары дипломатия мәктәбен тәмамлый.
1949 елдан 1968 елга чаклы «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталары хәбәрчесе булып эшли.
Кызыклы факт
1968 елда Совет гаскәрләренең Чехословакиягә бәреп керүенә ризасызлык белдергәне өчен партиядән чыгарыла. 21 елдан соң яңадан кабул ителә.
Китаплары
Нигездә рус телендә иҗат иткән.
- «Сокол не прячется в стае» (1977).
- «Батыр уходит в легенду» (1984)
- Батыр уходит в легенду (2007). (Россиянең бокс буенча беренче абсолют чемпионы Нур Алимов («Кара малай») турында)[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- З дәрәҗә Дан ордены.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.
- ↑ Татар электрон китапханәсе, archived from the original on 2017-03-03, retrieved 2015-12-21