Белорет районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Белорет районы
Ford across R. Bol’shoy Shishenyak.jpg
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил
53°50′00″ с. ш. 58°36′00″ в. д.GЯO
Статус муниципаль район
Төбәк Башкортстан
Административ үзәк Белорет ш.
Нигезләү датасы 1930 ел
Глава Миронов Владислав
Халык саны  (2014)
Мәйдан
  • 11 302,58 км²
Биеклек 691 метр
Сәгать поясы +6

Белорет районыБашкортстан Республикасының көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Төньякта Чиләбе өлкәсе, көнчыгышта — Учалы, көньяк-көнчыгышта — Әбҗәлил, көньякта — Бөрҗән, көнбатышта Ишембай, Гафури һәм Архангель районнары белән чиктәш.

1930 елның 20 августында оештырыла, район составына Тамъян-Катай кантоны волостьлары керә. 1963—65 елларда Белорет районы составына Бөрҗән, Учалы районнары территориясе һәм Әбҗәлил районының бер өлеше кергән. Мәйданы — 11346 км²; респ. иң зур район. Административ үзәге — Белорет шәһәре, Уфадан көньяк-көнчыгышка таба 250 км еракта урнашкан. Халкы (мең кеше): 1939 елда — 52,1; 1959 — 59,1; 1989 — 32,0; 2002 — 29,1; 2010 — 38,4. Милли составы (2002): башкортлар — 62,9%, руслар — 32,1%, татарлар — 3,6%. Халыкның уртача тыгызлыгы — 2,6 кеше/км², респ. иң түбән тыгызлык. Районда 19 авыл советы, 96 авыл торама пункты, иң зурлары: Тирлән (4,4 мең кеше), Инҗәр (4,3 мең), Железнодорожный (3,0 мең), Ломовка (2,6 мең), Югары Әүҗән (2,0 мең) авыллары һ.б.

Географик сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районның көнчыгыш өлеше Уралтау сыртында урнашкан, унан көнбатышка таба Бакты, Баштау, Җилмәрдәк, Машак, Нәре, Әвәләк, Юрматау сыртлары сузылган. Район мәйданының 30% тан артыгы диңгез кимәленнән 700 м биеклектә ята. Белорет районы Башкорт мегантиклинорие чикләрендә урнашкан. Районда флюорит (Соран), агрономик мәгъдәннәр (Боганак), акшар (Александровка, Пугачёв), ком кырчын катнашмасы (Ломовка, Новобельский, Рязев), балчык һәм кирпечле комлы балчык (Ломовка), доломит (Катай), түбә сәверташлары (Лысогорка), төзелеш һәм тышлау ташлары (Арский ташы, Кадыш, Инҗәр), җир асты сулары (Катай) яткылыклары ачылган. Климаты континенталь. Уртача еллык температура 0,3—1°С, гыйн. уртача температура –16°С, июлдә 17°С. Абс. макс. температура 39°С, абс. миним. –49°С. Явым-төшөмдөң уртача еллык микдары 500—600 мм, көнбатышта — 700 мм күберәк; җылы чорда 400 мм. Гидрографик челтәрне Агыйдел, Җилем, Инҗәр, Юрүзән, Нөгеш елгалары барлыкка китерә. Район мәйданының 85,1% ын урман каплаган. Районның иң биек үзәк өлешен тау туфрагындагы ылыслы урман били. Көнбатышта киң яфраклы, көнчыгышта соры тау урман туфрагында нарат-каен-карагач урманнары таралган; елга үзәннәрендә кара тау туфрагы очрый. Хайваннар дөньясы урман төрләреннән тора. Әрвәк-Рәз, Ямантау һәм Ирәмәл таулары, Арский ташы һәм Коткор төбәкләре, Асы минераль су чыганаклары, Атыш шарлавыгы, Кызылъяр тау тишеге, Олы Шатак тавындагы карагач урманы, Белорет урманчылыгындагы себер кедры культурасы һ.б. — табигать һәйкәлләре. Районда Көньяк Урал тыюлыгы, Ирәмәл табигый паркы оештырылган.

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2008[9]
64 55756 76047 49735 24832 96829 087110 874
2009[10]2010[11][3]20112012[12]2013[13]2014[14]2016[15]
110 08038 442107 110106 408105 524104 401103 022
2017[16]1 гый 2018[17]1 гый 2019[18]2021[1]
102 143101 345100 35699 074

Белорет районы Урал икътисади төбәгенә керә. 2012 елда авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 77,3 мең га (гомуми мәйданның 6,8% ы) тәшкил иткән, шул исәптән һөренте җирләр — 13,9, сабынлыклар — 48,8, көтүлекләр — 14,4; урманнар мәйданы — 964,6, җир өсте сулары — 4,4. Белорет районы тау-урман зонасына керә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре [күмәк хуҗалык, 4 ҖЧҖ, 2 производство игенче берлеге, АХПК, 281 игенче (фермер) хуҗалыгы] иген культуралары һәм мал азыгы культуралары үстерүгә, ит-һөт юнәлешле сыер малы үрчетүгә, елкычылыкка махсуслаша. Районда “Белорет урманы”, “Әүҗән урманы” ДУП лары, Белорет, Инҗәр, Тирлән, Әүҗән урманчылыклары һ.б. эшли.

Район территориясеннән Куйбышев тимер юлы (Карлыман—Белорет участогы), Көньяк Урал тимер юлы (Магнитогорски—Белорет участогы), Белорет—УчалыМияс (Чиләбе өлк.), Уфа-Инҗәр-Белорет, Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорски (Чиләбе өлк.) (Р316 (автомобиль юлы)), Сермән-Амангилде-Баймак автомобиль юллары үтә.

Социаль һәм мәдәни өлкәләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 45 гомуми белем бирү мәктәбе, Сермән балалар йорты, 34 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, үзәк район һәм 9 авыл амбулаториясе, 43 фельдшер акушерлык пункты, “Асы” шифаханәсе, “Арский ташы”, “Агыйдел” ял базалары; 42 клуб учреждениесе, 34 китапханә, Мөбәрәков А. музее, З.Г.Исмәгыйлев йорт-музее бар. 8 халык һәм үрнәкле үзешчән сәнгать коллективы эшли. “Урал” һәм “Белорецкий рабочий” гәзитләре чыга.

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1 2 3 https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  2. СССР җанисәбе (1939)
  3. 1 2 3 4 5 6 7 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  4. СССР җанисәбе (1959)
  5. СССР җанисәбе (1970)
  6. ССҖБ җанисәбе (1979)
  7. СССР җанисәбе (1989)
  8. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  9. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  10. http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8112027
  11. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  12. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  13. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  14. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  15. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  16. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  17. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  18. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.