Зәки Әлибаев
Зәки Әлибаев, Зәки Арыслан улы Әлибаев, баш. Зәки Арыҫлан улы Әлибаев, рус. Заки Арсланович Алибаев (1967 елның 10 гыйнвары, БАССР, Белорет районы, Зөяк) — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист, филология фәннәре кандидаты (1997), БР атказанган мәгариф хезмәткәре (2012), мәгариф отличнигы, РФ һәм БР язучылар берлекләре әгъзасы (2011), БР язучылар берлеге рәисе (2017 елның 31 мартыннан 2022 елның 16 декабренә кадәр).[1]
Тәрҗемәи хәле
1967 елның 10 гыйнварында БАССР Белорет районы Зөяк авылында күпбалалы колхозчы гаиләсендә туган. Туган авылында урта мәктәпне (1984), «башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча [2] БДУның филология факультетын (1992), БДУ аспирантурасын (1996) тәмамлаган. «Хәзерге заман башкорт романнарында конфликт табигате» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1997).
1985-1988 елларда Североморск шәһәрендә (Мурманск өлкәсе) хәрби хезмәт үткән.
1992 елдан БДУда ассистент, өлкән укытучы, доцент.
2009 елдан Башкорт дәүләт педагогика университетында (2006 елдан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты), башкорт филологиясе факультетында эшли. Башкорт әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасында доцент.
Регионның археология мәдәниятләре, Башкорт балалар фольклоры, Әдәбият белеме фәненә кереш, Әдәбият белеме һәм тәнкыйте тарихы, Әдәби туган якны өйрәнү, Әдәби анализ, Әдәби түгәрәкне оештыру методикасы, Фольклор-этнография экспедицияләрен оештыру методикасы, Башкортларның сөйләм сәнгате, Әдәбият теориясе һ.б. фәннәрдән укыта[3].
Җәмәгать эшчәнлеге
- БР язучылар берлеге рәисе в.б. (2016, ноябрь - 2017, март)
- БР язучылар берлеге рәисе (2017 елның 31 мартыннан 2022 елның 16 декабренә кадәр)[4][5]
Гыйльми эзләнүләре
- Әдәбият белеменә кереш
- Әдәбият тарихы һәм теориясе
50 дән артык гыйльми һәм укыту-методик әсбап авторы.
Иҗаты
Әдәби тәнкыйть мәкаләләре БР журналлары («Агыйдел», «Башкортстан укытучысы», «Ватандаш») һәм газеталарында дөнья күрә. Р. Баемов, З. Биишева, К. Мәргән, Җ. Киекбаев, М. Иделбаев, М. Кәрим, М. Ямалетдинов, Р. Гарипов, М. Акмулла, Рәшит Зәйнуллин[6] һ.б. иҗатларын анализлый.
Хәзерге заман прозасына эпик традицияләрнең тәэсирен өйрәнү, эпосларда каһарман концепциясен, «Урал-батыр» эпосында башкорт романы чыганакларын тикшерү белән шөгыльләнә[7].
Китаплары
- Хәзерге заман башкорт романнарында конфликт табигате
- Җир язмышы, вакыт сулышы.
- Вакыт бәйләнешендә башкорт әдәбияты
- Хәзерге башкорт әдәбияты
- ХХ гасыр башкорт әдәбияты
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2012 ― БР атказанган мәгариф хезмәткәре
- 2022 ― Салават Юлаев ордены[8]
Искәрмәләр
- ↑ Лейла Аралбаева. Председателем Союза писателей Башкортостана избран Айгиз Баймухаметов. ИА «Башинформ», 16.12.2022
- ↑ БДПУ укытучылары исемлеге
- ↑ БДПУ сайтында
- ↑ Зәки Алибаев БР язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Азатлык Радиосы, 31.03.2017
- ↑ Поздравляем нового Председателя Союза писателей Башкортостана - Заки Арслановича!
- ↑ З. Әлибаев. Сүз кодрәтен тоеп. «Агыйдел»
- ↑ Башинформ, 10.01.2017
- ↑ Башҡортостан яҙыусылары һәм шағирҙары дәүләт премиялары менән бүләкләнде. «Башинформ» МА, 19.12.2022 [башк.]
Сылтамалар
- БДПУ рәсми сайтында шәхси бите 2017 елның 9 апрель көнендә архивланган.
- БР язучылар берлеге сайты 2014 елның 14 апрель көнендә архивланган.
- Зәки Арыҫлан улы Әлибаев юбилейына саҡыра 2017 елның 17 ноябрь көнендә архивланган.
Әдәбият
- Писатели земли башкирской (төзүчеләре Р.Н. Баемов, Г.Н. Гәрәева, Р.Х. Тимергалина). Уфа: «Китап», 2015. ISBN 978-5-295-06338-1