Агыйдел (журнал)
Агыйдел (журнал) | |
---|---|
Ағиҙел | |
Tөр |
әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси басма |
|
|
Гамәлгә куючы |
Башкортстан хөкүмәте Язучылар берлеге мөхәрририят |
Баш мөхәрир | Мөнир Кунафин |
Нигезләнгән | 1923 |
Тел | башкорт теле |
Төп офис | Уфа, Октябрь проспекты, 2. |
Тиражы |
38 000 (1968) 12 000 ↘ (1995) 4 500 ↘ (2010) 2 000 ↘ (2020) 2 200 ↗ (2021) 2 200 → (2022) |
|
|
Веб-сайт: http://agidel-rb.ru/ |
«Агыйде́л» (баш. Ағиҙел) — Уфада нәшер ителүче айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал. Республиканың төп әдәби басмасы санала. Башкорт телендә чыгучы «калын» журнал язучыларның яңа әдәби әсәрләрен һәм әдәбият белеме буенча хезмәтләрен бастырып бару белән беррәттән, җөмһүрият һәм илдәге сәясәт, икътисад, фән, мәдәният, мәгариф яңалыкларын да даими урнаштыра.
Оештыручылары: Республика хөкүмәте, Язучылар берлеге һәм басма мөхәрририяте.
Тарих
- 1923 елның мартыннан «Яңа юл» (баш. «Яңы юл») исеме белән чыга башлый.
- 1924 елның апрелендә «Белем» журналы белән берләшә.
- 1927 елдан аңардан «Чәчән» (баш. «Сәсән») журналы аерылып чыга.[1]
- 1930 елдан «Яңалык» (баш. «Яңылыҡ») журналы белән берләшкәч, «Октябрь» (баш. «Октябрь») исемендә.
- Бөек Ватан сугышы елларында (1942-45) нәшер ителми.
- 1949 елдан «Әдәби Башкортстан» (баш. «Әҙәби Башҡортостан») исемен ала.
- 1961 елдан хәзерге исеме белән нәшер ителә.
1990 елларга кадәр республикада бердәнбер әдәби журнал була. Җөмһүрият тарихының бөтен чорларында әдәбият-тел, милли мәдәният үсешендә зур роль уйный.
Мәҗит Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында», Афзал Таһировның «Солдатлар», Һәдия Дәүләтшинаның «Ыргыз», Имай Насыйриның «Сибай», Мостай Кәримнең «Кара сулар», Зәйнәп Биишеваның «Кимсетелгәннәр», Рәми Гариповның «Табыну» әсәрләре беренче тапкыр әлеге басмада дөнья күрә.
Баш мөхәррирләр
Рәлиф Кинҗәбаев; Мөнир Кунафин (2020 елдан)[3].
Тираж
- 1968 елда - 38 000 [4]
- 1995 елда – 12 000 [5]
- 2010 елда - 4 500
- 2020 елда - 2 000 (1 000 почта аша + 1 000 альтернатив тарату аша)[6]
- 2021 елда - 2 200
- 2022 елда - 2 200[7]
Сәхифәләр
Сәхифә | Сәхифә | Сәхифә |
---|---|---|
Шигърият | Сәнгать | Тамчылар |
Чәчмә әсәрләр | Безнең календарь | Иҗат остаханәсе |
Публицистика | Безнең юбилярлар | Сәхнә әсәрләре |
«Ағиҙел» кунагы | Дөнья әдәбияты үрнәкләре | Фәһем |
Чишмәләр | Әдәби мирас | «Ағиҙел»гә хатлар килә |
Әдәби тәнкыйть | Сатира, юмор | Дуслык күперләре |
Журнал эчендә журнал
1980 еллар азагыннан «Оран», «Бәпембә», «Шоңҡар» кушымталары белән чыга.
«Ағиҙел» журналының баш мөхәррире Булат Рәфыйков үз кул астындагы басмада иҗади яшьләр өчен «Журнал эчендә журнал» чыгарырга тәвәккәлли. 1993 елның азагында Башкортстан китап нәшрияты, әлманах рәвешендә, яшьләр журналының тәүге санын нәшер итә. Ә инде 1994 елның гыйнварында рәсми теркәлү үткәннән соң, «Шоңҡар» журналы, мөстәкыйль басма буларак, үзенең дөньяга тууы хакында хәбәр итә.[8]
Нәниләр өчен тәгаенләнгән «Бәпембә» журналы ата-аналарның да, балаларның да яраткан «Акбүзат» (баш. «Аҡбуҙат») журналы булып китә.[9]
Индекс
- «Башкортстан Республикасының газета һәм журналлары» каталогында: 73001,
- «Почта России» газета һәм журналлар каталогында: 73001.
Кызыклы факт
«Агыйдел» журналының 100 еллыгы хөрмәтенә «Лилия Сакмар, Галия Кәлимуллина, Гөлназ Котыева, Лариса Абдуллина шигырьләре (125-131нче биттә), Рәшит Солтангәрәевның «Татар белән башкорт» хикәясе (132-159нчы биттә) урын алган.
Чыганак
- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.
Искәрмәләр
- ↑ Краткая лит. энц.
- ↑ Башкортстан (белешмәлек)(үле сылтама)
- ↑ Башкорт телендә чыгучы өч журналда баш мөхәррирләр алышына. Азатлык радиосы, 14.02.2020
- ↑ Большая Советская энциклопедия. М:Советская энциклопедия,1969-1978.
- ↑ «Башкортостан» энциклопедиясе
- ↑ Мөнир Вафин. Башкортстан: пандемия тиражларга тәэсир итте. Азатлык радиосы, 15.07.2020
- ↑ Пандемия матбугат алдыручыларны да кыра. Азатлык радиосы, 11.01.2022
- ↑ «Шоңҡар» сайты(үле сылтама)
- ↑ Мөнир Кунафин. Әдипләр иңендә халык сүзе һәм какшамас намус ята. Казан утлары, 2023 ел, март, 123нче бит.
Сылтамалар
- Башкортостан (кыскача белешмәлек) 2013 елның 12 ноябрь көнендә архивланган.
- Рәсми сайт 2013 елның 18 июнь көнендә архивланган.
- БСЭ(үле сылтама)
- Веб-сайт