Кадим Аралбай

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Кадим Аралбай
Аралбаев Кадим Абдулгалимович.jpg
Тулы исеме Кадим Габделгалим улы Аралбаев
Туган көне 1 сентябрь 1941(1941-09-01) (83 яшь)
Туган Таңатар, Хәйбулла районы, БАССР
Ил
Эшчәнлеге язучы, шагыйрь, журналист
Бүләк һәм премияләр
Сайт aralbaev.ru

Кадим Аралбай (псевдоним, чын исеме Кадим Габделгалим улы Аралбаев, баш. Ҡәҙим Аралбай, Ҡәҙим Абдулғәлим улы Аралбаев) - язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1996). Башкортстанның халык шагыйре (2011)

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 1 сентябрендә БАССРның Хәйбулла районы Таңатар авылында туган. Район үзәге Акъярда урта мәктәпне (1959), Уфада дәүләт университетын (1968) тәмамлый. Аспирантурада (1971-1973) укый. Диплом эше: «Мәмбәт ыруы шәҗәрәсендә халык авыз иҗаты».

1960-1963 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә.

1968-1971 елларда Бөрҗән, Баймак районнарында укыта.

1973-1988 елларда «Агыйдел» журналында әдәби хезмәткәр.

1975-1980 елларда республика язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе (рәисе). 1988-1993 елларда рәис урынбасары.

1980 елдан КПСС өлкә комитетында мәдәният бүлеге хезмәткәре.

1993 елдан китап нәшриятында баш мөхәррир, директор.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗади эшчәнлеге башлану университетта укыган елларга туры килә. Беренче шигырьләре, поэмалары «Агыйдел» журналында басыла. Поэмалары, легендалары, шигырьләре тупланган «Утлы кичүләр» (1975), «Чапкын», «Батыр ярасы» (1980), «Ак тирмә» (1982), «Кызгану», «Сөюем йолдызы» (1986) һ.б. китаплары халык тормышын, аның тарихи үткәнен һәм бүгенгесен киң планда сурәтләве белән аерылып тора. Соңгы елларда «Таналык авазы», «Соңгы туй», «Кояшлы буран», «Каратау мәхбүсе» һ.б. поэмаларын иҗат итте.[1]

Халык иҗатын өйрәнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык иҗатын өйрәнү һәм төркемләүгә багышланган хезмәтләре «Фольклористика в Советской Башкирии» журналында (1974, 1976) басыла. Мәмбәт ыруы шәҗәрәсен чирек гасыр буе өйрәнә. Кереш сүз, фәнни аңлатмалар язып, хәзерге телгә тәрҗемә ясап, аерым китап (1994) итеп бастыра. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан яугирләрнең бәетләрен, җырларын туплап, «Солдат бәетләре» (1997) китабын нәшер итә.[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
  • С. Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа, 1999. ISBN 5-295-02592-6(башк.)


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

БР әдәбият картасы сайты(рус.)


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988, 37 биттә.
  2. С. Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа, 1999, 10 биттә
  3. БР әдәбият картасы сайтында
  4. Ләйлә Аралбаева. Радий Хәбиров «ХХ гасыр язучысы» форумында җөмһүрият язучыларын һәм шагыйрьләрен бүләкләде. ИА «Башинформ», 28.05.2021(рус.) (башк.)