Давыт Юлтый

Давыт Юлтый (тулы исеме - Давыт Исхак улы Юлтыев, баш. Дауыт Исхаҡ улы Юлтыев; 6 (18) апрель 1893, Бозаулык өязе, Самара губернасы10 июль 1938, Уфа, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — язучы, җәмәгать эшлеклесе, сәяси репрессия корбаны.

Тәрҗемәи хәле

1893 елның 18 апрелендә Самара губернасының Бозаулык өязе Йомран-Табын волостена караган (хәзерге Оренбург өлкәсенең Кызыл Гвардия районы) Юлтый авылында туа[1].

Юлтый авылы һәм Сорокин мәдрәсәләрендә укый. Казакъстан далаларында һәм туган авылында балалар укыта.

1914 елда Беренче дөнья сугышына китә. 1917 елгы Февраль һәм Октябрь инкыйлабларын фронтта каршылый.

1919 елда Коммунистлар партиясе сафына керә, гражданнар сугышында кызыллар ягында катнаша. Шул вакытта беренче революцион армиянең штабында чыккан «Кызыл йолдыз» газетында эшли. Соңрак Тук-Соран кантонында хәрби комиссар, партиянең кантон комитеты секретаре вазифаларын башкара.

1920 ел азагында Башкортстанның элеккеге башкаласы Стәрлетамакка чакыртып алына. Башкортстан хәрби комиссариатының сәяси идарәсендә «Кызыл батыр» дигән газетны оештыруда катнаша һәм шул газетның мөхәррире була. Ул Республика хәрби комиссариаты сәяси идарәсенең мәктәпләр бүлегендә инспектор, Башкортстан дәүләт нәшриятенең мөдире, Башкорт дәүләт драма театрының әдәби консультанты булып эшли.

1921 ел азагында В. И. Ленин белән очраша, ул аңа иҗтимагый тормышның катлаулы якларын матбугатта ничек яхшырак яктыртырга киңәш итә, «Башкортстан» газетын кәгазь белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә[2].

1921 елдан «Башкортстан» газетында мөхәррир булып эшли, «Яңа юл», «Белем» журналларын чыгаруда катнаша.

1925—1926 елларда Мәскәүдә Кызыл профессура институтында укый, берникадәр вакыт Үзәк нәшриятта мөхәррир булып эшли.

Утызынчы елларда «Октябрь» журналының, «Әдәби удар» газетының мөхәррире вазифаларын башкара, Башкортстан Милли мәдәният институты эшендә якыннан катнаша, Башкортстан Язучылар берлеген оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе була.

Давыт Юлтый башкорт әдәбияты һәм халык иҗаты тарихы һәм теориясе мәсьәләләре буенча мәкаләләр язып калдыра. Давыт Юлтый, ул вакыттагы Башкортстанның күп кенә мәдәният эшлеклеләре кебек үк, 1937 елда репрессияләнә һәм 1938 елның 10 июлендә Уфада атып үтерелә[2].

Иҗаты

Беренче китабы Стәрлетамак шәһәрендә 1921 елда басыла.

1924 елда «Комарткыларым» исемле китабы чыга.

Аның язганнарыннан бигрәк тә «Бәләкәй Котыш», «Тимеркәй фәлсәфәсе», «Өммәт», «Хәлкәй артист» хикәяләре, «Галимә яки Мырзаш карт туе» повесты, «Кан» романы танылган.

Драматургиясе

1920 елда Тук-Соран кантонында яшәгән чорда «Карагол» пьесасын яза. Ул — «Син кем?», «Урланган Көнсылу», «Тирмәндә», «Табылган Марат», «Янтурә», «Акшан батыр», «Мактымсылу» пьесаларының авторы.

Гаиләсе

  • Хатыны — Фатыйма Гыйльман кызы;
  • Улы — Таң Юлтыев;
  • Кызы — Нинель Юлтыева (1926—2014), СССР балеринасы, педагог, хореограф, югары мәктәп укытучысы. РСФСРның (1957), Башкортстан Республикасының (1995) һәм Татарстан Республикасының (1996) халык артисты.
  • Оныгы — Мансур;
  • Оныгының кызы — Эльза Спектор (Фазлуллина)[3]. 1992 елдан әнисе (Татьяна Спектор) белән Израильдә яши[4]. Лод шәһәрендә үзенең «Спектор Дэнсинг» бию мәктәбе бар.

Исемен мәңгеләштерү

  • Башкаланың Ленин урамындагы 2 нче йорт диварына Давыт Юлтый хөрмәтенә мемориаль такта эленгән (1978).
  • Уфа шәһәр Советы башкарма комитетының 1977 елның 6 декабрендәге карары белән Орджоникидзе районындагы урамга Давыт Юлтый исеме бирелә.

Искәрмәләр

  1. Литературный календарь - Даут Юлтый (рус.). Министерство просвещения Республики Башкортостан (17 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 ноябрь 2025.
  2. 1 2 Даут Юлтый – основоположник башкирской литературы (К 120-летию со дня рождения писателя) (рус.). Башинформ (18 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2025.
  3. Екатерина Маркова, Лилия Латыпова. Наследники Даута Юлтыя (рус.). ufaved.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2026.
  4. "Помни имя своё: " Нинель Юлтыева  [рус.]. 14 июль 2026 тикшерелде.

Чыганаклар

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.