Таңсылу Карамыш

Таңсылу Фаяз кызы Карамышева (никахта — Мәхмүтова; псевдонимы — Таңсылу Карамыш, рус. Тансылу Фаязовна Карамышева; 3 март 1948, Байназар, Бөрҗән районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР26 февраль 2026, Туймазы, Башкортстан, Россия) — СССР һәм Россия шагыйрәсе, журналисты. 1984 елдан — СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2001). Рәми Гарипов исемендәге премия лауреаты (1997).

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 3 мартында Башкорт АССРының Бөрҗән районы, Байназар авылында туа[1].

Уфаның 1 нче башкорт интернат-мәктәбен, 1971 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый[1].

Хезмәт юлын «Башкортстан кызы» журналында башлый. СССР фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында кече фәнни хезмәткәр булып алты ел эшли. «Ленинчы», «Башкортстан пионеры», «Сәнәк», «Агыйдел» газет-журналлары хезмәткәре була. Ул — үзгәртеп кору елларында «Яшьлек» газетын оештыручы, мөхәррир урынбасары. «Урал» башкорт халык үзәгенең җаваплы сәркатибе вазифасын башкара.

Озак еллар дәвамында республика матбугатында эшли. 1993 елдан «Шоңкар» яшьләр журналын оештыруда катнаша. 1994—1997 елларда — басманың баш мөхәррире[1].

1998—2003 елларда — «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәре.

Соңгы елларда Туймазыда яши. 2026 елның 26 февралендә вафат була[2].

Иҗаты

undefined

Китаплары

  • Ҡарамышева Т. Ф. Саҡыр мине [башк.]. — Өфө: Башҡ. кит. нәшр., 1981. — 47 с.
  • Ҡарамышева Т. Ф. Ҡосағыңа ал, тормош [башк.]. — Өфө: Башҡ. кит. нәшр., 1985. — 96 с.
  • Ҡарамышева Т. Ф. Тиҫтерҙәрем [башк.]. — Өфө: Башҡ. кит. нәшр., 1988. — 80 с.
  • Ҡарамышева Т. Ф. Гөлләмә [башк.]. — Өфө: Китап, 1993. — 208 с. — ISBN 5-295-01253-0.
  • Ҡарамышева Т. Ф. Күңелем доғалары [башк.]. — Өфө: Китап, 1998. — 272 с. — ISBN 5-295-02276-5.
  • Ҡарамышева Т. Ф. Донъя — даръя [башк.]. — Өфө: Китап, 2008. — 303 с. — ISBN 978-5-295-04380-2.
  • Ҡарамышева Т. Ф. Сәскәле йән [башк.]. — Туймазы: Туймазинский вестник, 2008. — 227 с.
  • Ҡарамышева Т. Ф. Сәғәҙәт сәғәте [башк.]. — Туймазы: Туймазинский вестник, 2011. — 155 с. — ISBN 978-5-902347-81-1.
  • Ҡарамышева Т. Ф. Мәңгелек сәфәр [башк.]. — Өфө: Китап, 2014. — 208 с. — ISBN 978-5-295-05527-0.
  • Ҡарамышева Т. Ф. Көҙ йәйе [башк.]. — Өфө, 2016.

Вакытлы матбугатта басылган әсәрләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Ҡарамыш Таңһылыу (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (17 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. [башк.]
  2. Лейла Аралбаева. В Башкирии умерла известная поэтесса Тансылу Карамышева (рус.). ИА «Башинформ» (26 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. [рус.]
  3. Лауреаты премии имени Рами Гарипова (рус.). Официальный сайт государственного бюджетного общеобразовательного учреждения Башкирская республиканская гимназия-интернат № 1 имени Рами Гарипова. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026. [рус.]

Чыганаклар

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 [рус.]  [Тикшерелгән 27 февраль 2026];
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. [рус.]  [Тикшерелгән 27 февраль 2026];
  • Ғәйнуллин М. Ф., Хөсәйенов Ғ.Б. Совет Башҡортостаны яҙыусылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылған, төҙәтелгән икенсе баҫма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит  [Тикшерелгән 27 февраль 2026].

Сылтамалар