Рәми Гарипов

Рәми Ягъфәр улы Гарипов (рус. Рами Ягафарович Гарипов; 12 февраль 1932, Аркавыл20 февраль 1977, Уфа) — шагыйрь, тәрҗемәче һәм журналист. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1960 елдан). Башкорт ССРның халык шагыйре (1992), Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты (1988).

Биографиясе

Рәми Гарипов 1932 елның 12 февралендә Башкорт АССРның (хәзерге Башкортстан Республикасы) Салават районы, Аркавыл авылында туа[1].

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1946—1950 елларда, Уфаның 9 нчы урта мәктәбендә (хәзерге 1 нче Башкорт республика гимназия-интернаты) укый. 1955 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тамамлый.

Рәми Гарипов түбәндәге урыннарда эшли:

  • 1955—1959 еллар — республика газетларында әдәби хезмәткәр;
  • 1959—1962 еллар — Салават районында «Йөрүзән» күмәк хуҗалыгының һәм «Саргамыш» совхозының комсомол оешмасы сәркатибе, район газетында бүлек мөдире;
  • 1962—1967 еллар — «Совет Башкортстаны» газетында (Уфа шәһәре) әдәби хезмәткәр;
  • 1967—1972 еллар — «Башкортстан кызы» журналында җаваплы сәркатип.

1977 елның 20 февралендә Уфада вафат була[1], шәһәрнең Мөселман зиратында җирләнгән[2].

undefined

Әдәби иҗаты

Рәми Гариповның әсәрләре матбугатта 1950 елда баыла башлый. Аның «Йөрүзән» исемле беренче китабы 1954 елда нәшер ителә. «Таш чәчәк», «Сабантургай җыры» шигырьләр җыентыкларында аның туган ягы табигатенә, якташларына багышлана.

«Очу», «Аманат», «Миләш-кәләш» җыентыкларында фәлсәфи лирика төп урынны алып тора. Халкының тарихи язмышы, буыннарның рухи бәйләнеше турында уйланулар, туган теленең һәм мәдәниятенең киләчәге өчен борчылу Гарипов иҗатының асылын билгели. Еш кына ул халык иҗатының шигъри традицияләренә мөрәҗәгать итә. Ул кобаер жанрын торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

1957 елда «Туган тел» шигырен иҗат итә.

Рәми Гарипов Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Сергей Есенин, Александр Блок, Генрих Гейне, Омар Хәйям, Рудаки, Рәсүл Хәмзәтов шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә итә.

Совет милли сәясәтенә тәнкыйть күзлегеннән караганы өчен милләтчелектә гаепләнеп, эзәрлекләүләргә дучар ителә. Аның күп шигырьләре шагыйрь исән чакта басылмыйча кала. 1964 елда язылган «Табыну» поэмасы 1987 елда гына нәшер ителә. 1988 елда Рәми Гариповка вафатыннан соң Салават Юлаев исемендәге республика премиясе тапшырыла.

Аның шигъри юллары афоризмнарга әйләнеп, еш телгә алына. Мәсәлән: «(башкорт) патшаларга башын имәгәнен, башкаларга гына баш имәс»; «Йөрәгендә халкы булмаганның кеше булырга да хакы юк» һәм башкалар.

Рәми Гарипов әсәрләре рус, белорус, татар телләренә тәрҗемә ителгән. Аның шигырьләренә композиторлар А. Габдрахманов, А. Кобагышев, Р. Сәлманов, Р. Сәхәветдинова һәм башкалар көй язганнар.

Китаплары

  • Йөрүзән: Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1954. — 48 бит.
  • Таш чәчәк: Лирика. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1958. — 160 бит.
  • Сабантургай җырлары: Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1964. — 104 бит.
  • Очу: Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1966. — 128 бит.
  • Аманат: Җырлар, шигырьләр, кобаерлар. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1969. — 144 бит.
  • Горицвет: Стихи. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1969. — 95 б. [рус.]
  • Миләш — кәләш: Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1974. — 80 бит.
  • Йолдызлы уйлар. (Р. Бикбаевның кереш сүзе белән): Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1979. — 240 бит.
  • Умырзая җыры. (Г. Хөсәеновның кереш сүзе белән): Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1981. — 334 бит.
  • Возвращение. (М. Кәримнең кереш сүзе белән.): Шигырьләр һәм поэма. — Мәскәү: «Современник», 1981. — 174 б. [рус.]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Салават Юлаев исемендәге премия (1988, вафатыннан соң)[1];
  • Башкортстанның халык шагыйре (1992, вафатыннан соң)[1];
  • Салават районының мактаулы гражданы (2012)[3].

Гаиләсе

  • Хатыны — Надежда Васильевна Гарипова (кыз фамилиясе — Друм);
  • Уллары — Салават (элемтәче) һәм Азамат, кызы — Гөлнара.

Исемен мәңгеләштерү

  • Рәми Гариповның исеме 1994 елда 1 нче башкорт интернат-гимназиясе бирелә.
  • Салават районының Аркавыл авылында шагыйрьнең йорт-музее ачыла, ишегалдында әдипнең бюсты куела.
  • 1994 елда Рәми Гарипов исемендәге премия булдырыла.
  • Халык шагыйре исемендәге премия шулай ук аның туган ягы — Салават районында да бар, аны 1997 елдан башлап район хакимияте һәм районның «Йөрүзән» газеты биш елга бер тапкыр тапшыра.
  • Башкортстан яшьләре интернетта флешмоб оештыра. Анда катнашырга теләгән һәркем шагыйрьнең яраткан шигырен яттан сөйләп, видеога төшереп «ВКонтакте» челтәренә урнаштыра[4].
  • Видео бәйгесе[5].
  • 2017 елның 12 февралендә Уфада халык шагыйренең тууына 85 ел тулуга багышланган «Рәми Гариповка 85 адым» әдәби акциясе уза[6].
  • Режиссёр Булат Йосыпов Рәми Гарипов турында «Шагыйрь көндәлеге» исемле фильм төшерә[7].
  • 2026 елның 11 февралендә Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе карары белән Рәми Гарипов медале булдырыла[8].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Р. Т. Бикбаев. Ғарипов Рәми Йәғәфәр улы (башк.). «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
  2. Гарипов Рами Ягафарович (рус.). Сайт Pomnim.me. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]
  3. Гарипов Рами Ягафарович (рус.). Администрация муниципального района Салаватский район Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
  4. Республика йәштәре халыҡ шағиры Рәми Ғариповтың тыуған көнө уңайынан флешмобҡа саҡыра (башк.). «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы (12 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
  5. Ләйлә Аралбаева. Төбәктә Рәми Ғариповтың шиғырҙарын тасуири уҡыусылар видеоконкурсы уҙғарыла (башк.). «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы (24 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
  6. Ләйлә Аралбаева. Өфөләр Рәми Ғариповҡа 85 аҙым үтте (башк.). «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы (13 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
  7. Лейла Аралбаева. В Уфе завершились съёмки фильма о Рами Гарипове «Дневник поэта» (рус.). «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы (25 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
  8. Лейла Аралбаева. В Башкирии учреждена награда имени Рами Гарипова (рус.). ИА «Башинформ» (11 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]

Чыганаклар

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 [рус.]
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. [рус.]
  • Ғәйнуллин М. Ф., Хөсәйенов Ғ.Б. Совет Башҡортостаны яҙыусылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылған, төҙәтелгән икенсе баҫма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит.
  • Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевского. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр. [рус.]
  • Юрий Узиков. Исторические памятники Уфы. [1] (на рус.яз.) «Китап» нәшриәте, 1999, 36-37 с. ISBN 5-295-02294-3.

Сылтамалар