Роза Сәхәветдинова

Роза Хәйдәр кызы Сәхәветдинова (рус. Роза Хайдаровна Сахаутдинова; 25 июнь 1937, Сталинабад[d]27 ноябрь 2025, Уфа) — СССР һәм Россия композиторы. 1991 елдан — СССР Композиторлары берлеге әгъзасы. Россия Федерациясенең (2003) һәм Башкорт АССРының (1990) атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының халык артисты (1994), Салават Юлаев ордены кавалеры (2013).

Тәрҗемәи хәле

Роза Сәхәветдинова 1937 елның 25 июнендә (кайбер мәгълүматлар буенча исеменең язылышы Руза, туган көне: 23 июнь) Таҗик ССРның Сталинабад (1961 елдан — Дүшәнбе) шәһәрендә туа[2].

Бөек Ватан сугышыннан соң ата-анасы белән Башкорт АССРының Чишмә эшчеләр бистәсенә[3] күчеп кайта.

Мәктәпне тәмамлагач, хәзерге Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә урнаша — Фәйзи Гаскәров җитәкчелек иткән халык биюләре ансамблендә биючесе була, эстрада бригадаларында эшли. Алга таба Сибай шәһәре Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесевазифасын башкара.

1970 нче еллардан җырлар иҗат итә. 1971 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.

1971 елдан Уфа шәһәренең 100 нче мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли. Бер үк вакытта мәктәп хорының җитәкчесе була, шунда ук хор студиясен оештыра.

1980—1984 елларда — Башкорт АССРының Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетында тавыш режиссеры.

1991 елдан — СССР Композиторлары берлеге әгъзасы[2]. Берлеккә кергәндә тәкъдимнамәне аңа СССР композиторлары берлеге рәисе Тихон Хренников үзе тапшыра.

Композиторның җырлары Ф. Бикбулатов, Н. Кадыйрова, Ф. Килдиярова, Т. Үзәнбаева, Ф. Сираҗетдинова, Ф. Салихов кебек билгеле Башкортстан җырчылары башкаруында яңгырый. Татарстанда Роза Сәхәветдинова җырлары Ренат Ибраһимов, Хәйдәр Бигичев һәм башка җырчылар репертуарына кергән.

Ул музыка кораллары һәм хор өчен әсәрләр яза, шулай ук М. Кәрим, Р. Бикбаев, С. Әлибаев, Р. Гарипов, М. Сираҗи, Т. Ганиева шигырьләренә җырлар һәм романслар иҗат итә.

РозаСәхәветдинова спектакльләр, радиопостановкалар өчен музыка яза, СССРда билгеле булган «Мелодия» Бөтенсоюз фирмасы аның грампластинкаларын чыгара.

2025 елның 9 ноябрендә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә композитор Р. Х. Сәхәветдинованың иҗади эшчәнлегенең 70 еллыгына багышланган «Үзең бүләк» исемле кичә-концерт уза[4].

РРоза Сәхәветдинова 2025 елның 27 ноябрендә Уфада вафат була[5][6].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе (1990);
  • Миякә районының Мифтахетдин Акмулла исемендәге премиясе лауреаты (1993)[7];
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1994);
  • Рәми Гарипов исемендәге премиясе лауреаты (2002);
  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003);
  • «Гәлсәр сандугач» республика эстрада җырларын башкаручылар телевизион бәйге-фестивале лауреаты (Уфа, 2004);
  • Салават Юлаев ордены (2013).

Искәрмәләр

  1. https://www.bashinform.ru/news/culture/2025-11-27/v-ufe-ushla-iz-zhizni-vydayuschiysya-bashkirskiy-kompozitor-roza-sahautdinova-4484708
  2. 1 2 Э. М. Давыдова. Сәхәүетдинова Руза Хәйҙәр ҡыҙы (башк.). «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  3. Хәзерге Башкортстан Республикасы Чишмә районының Чишмә авылы (бистәсе)
  4. Лейла Аралбаева. В Уфе композитор-песенник Роза Сахаутдинова отметила 70-летие творчества (рус.). ИА «Башинформ» (10 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025. [рус.]
  5. Ушла из жизни известный башкирский композитор Роза Сахаутдинова (рус.). Культурный мир Башкортостана (28 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026.
  6. Лейла Аралбаева. В Уфе ушла из жизни выдающийся башкирский композитор Роза Сахаутдинова (рус.). ИА «Башинформ» (27 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2026. [рус.]
  7. Литературная карта Республики Башкортостан: Премия имени Акмуллы (рус.). Национальная библиотека им. А.-З.Валиди Республики Башкортостан (16 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025. [рус.]