Фәнүнә Сираҗетдинова

Фәнүнә Хәниф кызы Сираҗетдинова (кыз фамилиясе — Шәйдуллина; рус. Фнуна Ханифовна Сиражетдинова; 15 февраль 1949, Ишкар, Илеш районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — СССР җырчысы (сопрано), укытучы. 1980—2003 елларда Башкорт дәүләт филармониясе солисты булып эшли. Башкортстан Республикасының халык (1994), Башкорт АССРның атказанган (1989) артисты[1].

Тәрҗемәи хәле

1949 елның 15 февралендә Башкорт АССРның Илеш районы Ишкар авылында туа[1].

1970 елда Уфадагы 2 нче педагогика училищесын тәмамлый[2].

1969 елдан Башкорт хор капелласы артисты булып эшли. 1980—2003 елларда Башкорт дәүләт филармониясенең солисты була[3].

2006—2014 елларда Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында укытучы булып эшли[1][3].

Иҗади эшчәнлеге

Йомшак һәм нәфис тембрлы тавышка ия җырчының җырларына хислелек, ихласлык хас[1]. Репертуарында Роберт Газизов, Заһир Исмәгыйлев, Рәүеф Мортазин, Тәлгать Шәрипов һәм башка Башкортстан композиторларының җырлары, «Биек кенә таукай», «Кизеләкәй чаршау», «Тегермән дә асты тирән су» кебек башкорт халык җырлары бар.

Сафуан Әлибай шигыренә Нур Давытовның «Мәхәббәт җыры», Зөһрә Котлыгилдина шигыренә Салават Низаметдиновның «Ялан чәчәкләре», Рәми Гарипов шигыренә Роза Сәхәветдинованың «Кәккүк» җырларын беренче башкаручы булып тора[1].

СССР буйлап гастрольләрдә йөри[1]. Аның башкаруында «Бер җырлап узам әле», «Әниемнең мамык шәле», «Ялан чәчәкләре», «Бер-бер артлы еллар уза» дигән җырлар бар[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Уллары — Илшат һәм Илһам[4].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 Г. А. Ишкинина. Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  2. 1 2 Башкортстанның халык артисты Фәнүнә Сираҗетдиновага 70 яшь тулды. Культурный мир Башкортостана (18 февраль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
  3. 1 2 Сиражетдинова Фануна Ханифовна. Единый портал башкирской культуры и произведений искусства. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
  4. Җырлы гомер. kiziltan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.

Сылтамалар