Равил Бикбаев
Равил Бикбаев, Равил Төхфәт улы Бикбаев (баш. Рауил Төхвәт улы Бикбаев, 1938 елның 12 декабре, СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Переволоцкий районы, Югары Кунакбай ― 2019 елның 23 апреле, РФ, БР, Уфа) — язучы, тәрҗемәче, әдәбият галиме. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1989). БР халык шагыйре (1992). БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, комитет рәисе.
Тәрҗемәи хәле
1938 елның 12 декабрендә Ырынбур өлкәсе Переволоцкий районы Югары Кунакбай авылында туган.
Габдрәфыйк авылында җиделлык мәктәпне (1953), Ак-Болак педагогика укуханәсен (1956), Уфада дәүләт университетын (1962), Уфада Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантура (1965) тәмамлый. «Хәзерге башкорт поэмасы» темасына кандидатлык (1966), докторлык (1996) диссертацияләре яклый.
Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли.
1995 елдан БР язучылар берлеге идарәсе рәисе. 2009 елдан БР ФА мөхбир—әгъзасы.
Иҗаты
Беренче шигырьләрен университетта укыганда яза. 1957 елдан әсәрләре республика матбугатында басыла башлый. Беренче поэмасы – сугыш темасына багышланган «Вокзал» (1962) поэмасы «Агыйдел» журналында чыга. Беренче китабы – «Дала офыклары» (1964). Аның поэзиясенә туган халкының тарихи язмышы һәм бүгенгесе турында тирән уйланулар хас.[2]
Шагыйрьлек эшен әдәбият фәне белән тыгыз бәйләп алып бара. Поэзиянең теоретик мәсьәләләрен өйрәнә. «Заманыбызның поэтик елъязмасы» дигән хезмәте чыкты. Шәехзадә Бабичка багышланган монография (1981) язды. 30 шигырьләр, фәнни китабы басылган.[3]
Р. Бикбаев тәрҗемә белән дә шөгыльләнә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- БР халык шагыйре (1992)
- БР атказанган фән эшлеклесе (1993)
- Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- Салават Юлаев премиясе (1989)
- Г. Сәләм премиясе (1970) – «Автобиография» китабы өчен
- Салават Юлаев ордены (2000)
- Р. Гарипов премиясе (1994)
- З. Биишева премиясе (2003)
Хәтер
- 2019 елның 1 октябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгының «Башкортстанның халык шагыйре Равил Төхвәт улы Бикбаев истәлеген мәңгеләштерү турында» Указы чыккан.[4]
- 2023 елның 15 маенда Башкортстан Республикасы Милли архивында Равил Бикбаевның тормышы, иҗтимагый, фәнни һәм иҗади эшчәнлеге белән бәйле материалларның мультимедия архивы («Равил Бикбаев» сайты(үле сылтама)) презентациясенә багышланган тантаналы чара узган.[4]
Искәрмәләр
Әдәбият
- В. Әхмәдиев. Шагыйрьнең гражданлык йөзе. Ағиҙел, 1981, № 4.
- Г. Хөсәенов. Шагыйрьләр китабында әдәби портрет. Уфа, 1981.
- Р. Солтангәрәев. Шагыйрьнең өстенлеге. Кызыл таң, 1989, 3 март.
Чыганаклар
- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.