Гайсә Хөсәенов
Гайсә Хөсәенов (Гайсә Батыргәрәй улы Хөсәенов, баш. Ғайса Батыргәрәй улы Хөсәйенов, рус. Гайса Батыргареевич Хусаинов, 10 апрель 1928, Үтәгән, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, Уфа кантоны — 27 июль 2021, Уфа, Башкортстан, Россия) – Россия язучысы, галим. РФ (1993), БАССР (1976) атказанган фән эшлеклесе. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1980). Башкортсан Республикасы фщннщр академиясе академигы (1992). Профессор (1972).
Тәрҗемәи хәле
1928 елның 10 апрелендә БАССР-ның Уфа кантоны (хәзерге Кырмыскалы районы) Үтәгән авылында туган.
Туган авылында җидееллык мәктәпне, Уфада 9 нчы урта интернат-мәктәпне, Уфа педагогия институтын (1951), Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты аспирантурасын (1954) тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты (1954), филология фәннәре докторы (1971) дәрәҗәсенә диссертацияләр яклый[1].
1954 елдан Уфада Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр, әдәбият бүлекчәсе мөдире булып эшли. 1992 елда Башкортстан Фәннәр академиясе академигы итеп сайлана.
1996–2000 елларда «Ватандаш» журналының баш мөхәррире вазифасын башкара.
Галим 2021 елның 27 июлендә Уфа шәһәрендә вафат була, туган ягында — Башкортстан Республикасының Кармаскалы районы Үтәгән авылында җирләнгән[2][3].
Иҗаты
Әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнә башлавы институтта укыган елларга туры килә. Беренче мәкаләсе 1949 елда «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналында басыла. Беренче китабы — «Башкорт совет поэзиясенең кайсыбер мәсьәләләре» (1957) җыентыгы. Тарих институтында эшләгәндә башкорт әдәбияты тарихын ныклап өйрәнә. Али Карнай, Сәйфи Кудаш, Давыт Юлтый, Мостай Кәримнәрнең тормышы һәм иҗатын өйрәнеп, фундаменталь монографияләр язды.
Илленче елларда ССРБ-да киң таралган «кече милләтләрнең язма теле һәм әдәбияты булмаган» дигән стереотипка каршы чыгып, фәнни нигездә киресен раслый. Болгар дәүләтендә һәм Алтын Урда таркалу дәверендә барлыкка килгән ханлыклардагы рухи мирас барлык төрки милләтләрнең уртак казанышы дигән теорияне алга сөрә.
Аның җитәкчелегендә республикада әдәбият тарихын, археографиясен һәм текстологиясен тикшерү буенча яңа фәнни юнәлеш ачыла. Борынгы кулъязмаларны җыю һәм өйрәнү юлга салына. Ул Башкортстанның 400-дән артык авылында булып, 3000 кулъязма һәм 4000 борынгы китап җыюда катнаша. Хәзер әлеге фонд академик Гайсә Хөсәенов исемендәге Кулъязма һәм борынгы басма китаплар үзәге дип атала.
Төп хезмәтләре
Гайсә Хөсәенов — 50-дән артык монография һәм 400-дән артык фәнни мәкалә авторы.
- «Башкорт әдәбияты тарихы» һәм «Башкорт халык иҗаты» күптомлыкларының җаваплы мөхәррире.
- «XI–XVIII гасырларда башкорт әдәбияты» (1996) — югары уку йортлары өчен дәреслек.
- «Эпоха» (1998), «Тормыш» (1989) — парчалар җыентыклары.
Китаплары
- «Сәйфи Кудаш иҗаты» (1959);
- «Халык шагыйре Нигъмәти» (1960);
- «Давыт Юлтый» (1963);
- «Заман һәм поэзия» (1964);
- «Халык шагыйре Мостай Кәрим» (1965; 1994);
- «Башкорт совет язучылары» (1967, М.Гайнуллин белән берлектә);
- «Сәяхәт дәфтәре» (1976);
- «Заман. Әдәбият. Әдип» (1978);
- «Шагыйрьләр» (1981);
- «Алдар-батыр кыйссасы» (1981);
- «Гасырлар тавышы» (1984);
- «Пугачев фельдмаршалы» (1984);
- «Батырлар кыйссасы» (1986);
- «Тормыш» (1989);
- «Мөхәммәтсәлим Өметбаев» (1989);
- «Ризаэтдин Фәхретдин» (1997);
- «Канлы илле биш» (1997);
- «Ил азаматлары» (1998);
- «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» (2003);
- «Батырша» (2006).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1956).
- БАССР атказанган фән эшлеклесе (1976);
- С.Юлаев премиясе (1980) - «Заман. Әдәбият. Әдип» китабы (1978) өчен;
- Халыклар дуслыгы ордены (1981);
- РФ атказанган фән эшлеклесе(1993);
- Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1994);
- Почёт ордены (Россия)(1999);
- М. Өметбаев исемендәге премия лауреаты (2006);
- Башкорстан Республикасының халык язучысы (2008)[4].
Хәтер
Гайсә Хөсәенов исеме белән Тарих, тел һәм әдәбият институтының гарәп язулы кулъязмалар һәм иске басма китаплар фонды аталган.
Искәрмәләр
- ↑ Хусаинов Гайса. kulturarb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ C глубоким прискорбием сообщаем о безвременной кончине Хусаинова Гайсы Батыргареевича. Уфимская академия искусств (28 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ В Уфе ушел из жизни видный ученый и писатель Гайса Хусаинов (рус.). ИА «Башинформ» (27 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ Хусаинов Гайса Батыргареевич. Башкирская энциклопедия (21 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
Әдәбият
- Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. Писатели земли башкирской. — Уфа: Китап, 2006. — С. 168, 169. — 496 с. — ISBN 978-5-295-03766-5. [рус.] [Тикшерелгән 19 март 2026];
- Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. Писатели земли башкирской. — Уфа: Китап, 2015. — С. 225, 226. — 496 с. — ISBN ISBN 978-5-295-06338-1. [рус.] [Тикшерелгән 19 март 2026].
Сылтамалар
- «Культурный мир Башкортостана» интернет-порталы [Тикшерелгән 19 март 2026]
- ИА «Башинформ», 10апреля 2013 года. Наука – его призвание и судьба (К 85-летию видного ученого и писателя Гайсы Хусаинова) [Тикшерелгән 19 март 2026]