Рәшит Нигъмәти
Тәрҗемәи хәле
1909 елда Самар губернасы Николаев өязе Чернигов вулысы (хәзерге Олы Черниговка районы) Диңгезбай авылында туган. 1916-1918 елларда мәдрәсәдә укый. 1919 елдан балалар йортында (башта Самарда, аннары Украинаның Ак чиркәү шәһәрендә) тәрбияләнә.
1924 елда ул Уфага кайта һәм В.И. Ленин исемендәге ятим балалар өчен интернат-мәктәпкә укырга керә (1924-1929), 1930 елда рабфакны тәмамлый. 1931 елда Рәшит Нигъмәти Туймазы районының («Ленин юлы») газетасында эшли башлый. Ерак Көнчыгышта Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, аннан газетада эшен дәвам итә. 1937 елдан республика Язучылар берлегенең әдәби консультанты булып эшли. Сугыш башлангач Рәшит Нигъмәти Уфадан ерак түгел Алкино хәрби частенә сапер эшләре инструкторы итеп җибәрелә.
Бөек Ватан сугышы еллары
Сугыш башлангач, Уфадан ерак түгел Алкинодагы хәрби бүлгегә сапёр эше буенча өйрәтүче итеп билгеләнә. 1943 елда башкорт атлы дивизиясенә баргач, үпкәсе кабарып авырый, озак авырып ята. Уфада һоспитальдә дәвалангач, хәрби хезмәттән азат ителә.[1]
1938 елдан БАССР язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе (рәисе).[2] Авырудан соң Башкорт АССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре, китап нәшрияты редакторы булып эшли. 1946 елдан «Агыйдел» җурналының җаваплы мөхәррире.
Иҗаты
Беренче шигырьләре 1926 елдан Башкортстан , «Башкортстан яшьләре» газеталарында, «Яңылыҡ» (Яңалык), «Сәсән» (Чәчән) журналларында күренә башлый. «Украина» дигән автобиографик шигырьләр шәлкемендә ачлык елларда ятим балаларны сыендырган Украинаны тасвирлый. Беренче китабы – «Кереш» (1933) яшьлекне , авыл тормышын сурәтләгән шигырьләрдән тора. Яңа тормыш кору, искелек белән көрәшү Р.Нигъмәти поэзиясенең төп темасына әйләнә. «Басу хөкеме» (1933), «Давыллар тудырган гомер» (1936) поэмалары шундый әсәрләрдән. «Ямьле Агыйдел буйлары» (1939) поэмасында Уралтау һәм Агыйдел образлары аша ватандарлык, халыклар дуслыгы идеяләрен чагылдыра.
Сугыш еллары иҗатында публицистик шигырьләр өстенлек итә. «Үтер, улым, фашистны» (1942), «Синең кәләшеңнең хатлары» (1943) поэмаларында совет кешеләренең җиңелмәс рухына, ихтыяр көченә, күңел сафлыгына дан җырлый. Сугыштан соңгы поэзиясендә «Большевик» (1951), «Сакмар кызы» (1952) поэмалары уңышлы санала. «Очкыннан ялкын» (1952) поэмасында В.И. Ленинның Уфада булу вакыйгасы сурәтләнә.[3]
Сәхнә әсәрләре дә язды. «Табиб Гыймранов», «Агыйдел ярында» (1950), «Урман шаулый» пьесалары Уфада драма театрында уйналды.
А.С. Пушкин, Н.А. Некрасов, В,В. Маяковский, Дм. Фурманов, В. Катаев, С. Злобин әсәрләрен тәрҗемә итте.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- БАССР халык шагыйре (1959)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1944)
- Хөрмәт Билгесе ордены (1949)
Әдәбият
- Г. Хөсәенов. Халык шагыйре Нигъмәти. Уфа, 1960. [башк.]
- Р. Нигъмәти. Әсәрләр. 2 томда. Уфа, 1982-1983. [башк.]
Чыганаклар
- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]
Сылтамалар
- башка чыганаклар
- Кыска эниклопедия [рус.]
- БР архивлары сайты 2017 елның 27 февраль көнендә архивланган. [рус.]
- В.Романов. Рәшит Нигъмәтигә 105 яшь. 2016 елның 5 март көнендә архивланган. [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ башинформ сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-11-20
- ↑ БР архивлары сайтында, archived from the original on 2017-02-27, retrieved 2014-11-20
- ↑ Нигез электрон китапханәсе сайтында