Дим (елга)

Дим (баш. Дим ; шулай ук баш. Күгиҙел[2], рус. Дёма) — Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан аша аккан елга, Агыйделнең сул кушылдыгы (Чулман елгасының бассейны).

Дим елгасы Төп Сыртның төньяк битләвендә Алешкино авылыннан төньяк-көнчыгышка 2 км ераклыкта башланып китә. Аннары Оренбург өлкәсе буенча ага һәм кире Башкортстанга керә. Озынлыгы 535 км, бассейны мәйданы — 12 800 км². Елганың тамагында уртача су чыгымы 35 м³/сек тәшкил итә. Дим елгасы бормалана-бормалана киң үзәнлек буенча ага, аскы агымында күпсанлы ермаклар һәм элек елга иске елга күлләре бар.

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
  2. Статья в Башкирской энциклопедии 2016 елның 6 март көнендә архивланган. [башк.]

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр