Өршәк

Өршәк, Башкортстандагы елга; Агыйделнең сул кушылдыгы. Стәрлебаш районында башлана.

Озынлыгы 193 км, елга бассейны мәйданы — 4 230 км².

Башкортстандагы Стәрлебаш, Миякә, Стәрлетамак, Авыргазы, Дәүләкән, Чишмә, Уфа районнары җирләре аша ага. Уфа шәһәренең көньягында Агыйделгә сул яктан кушыла.

Кушылдыклар

уң яктан: Авыргазы, Үзән, Эштиле;

сул яктан: Кызыл, Так-Елга, Кизәк

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.

Тема буенча өстәмә