Бөре (елга)

Бөре (баш. Бөрө, Бөрсу, рус. Бирь, Бюрсу) — Россия территориясеннән ага торган елга. Агыйдел буе убалы-дулкынлы тигезлегендә һәм Уфа платосында урнашкан, Агыйделнең уң кушылдыгы. Башкортстанның Мишкә һәм Бөре районнары территориясеннән ага[2][3].

Елга исеме белән Бөре шәһәре аталган[4].

Этимологиясе

Елга атамасы башкорт теленнән килеп чыккан һәм «бүре елгасы» дигәнне аңлата[5].

«Географический лексикон Российского государства» хезмәтендә татарларда һәм башкортларда Бүрсу, ягъни — Бүре суы дип аталуы күрсәтелгән[4].

Россия империясенең географик-статистик сүзлегендә татарларда Бүрса, ягъни — Бүре-суы дип аталуы әйтелә.

«Энциклопедический лексикон» белешмәлегендә татарларда һәм башкортларда Бире-суи, ягъни — Бүре Суы дип аталуы күрсәтелгән[6].

Тарихчы һәм туган якны өйрәнүче П. И. Рычков та шундый ук аңлатма бирә:

Татарлар һәм башкортлар аны Бүр-су, ягъни «бүре суы» дип атыйлар, чөнки аларның телендә бюр бүре дигәнне аңлата.

— П. И. Рычков [7]

[8]}}

Гидрология

Елганың озынлыгы — 128 чакрым. Су җыю бассейнының мәйданы — 2200 км², гомуми авышлыгы — 126 м. Суның уртача еллык чыгымы — 12,5 м³/с, тамагында — 19,8 м³/с. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена[3][9].

Башлангычы — Яңа Троицкий авылыннан төньяк-көнбатыштарак, 190 м биеклектә урнашкан Бөхмән күле[2][3][10].

Мишкә районы буйлап — төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка, Бөре районы буйлап көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба ага[3].

Агыйдел елгасына тамагыннан 262 чакрым югарырак коя[3]. Тамагының биеклеге — диңгез өсте тигезлегеннән 70 м[10]. Тамагы янында күпсанлы чишмәләр булу сәбәпле елга туңмый[2].

Уң кушылдыклары — Казяш, Энк, Чөгәде, Шады, Сухояз, Кынгыр һәм башкалар[3], сул кушылдыклары — Бишелап, Кутькина[11].

Ул чишмәдән башлана, аннары, якынча 5 нче чакрымында, кабат җир астына китә һәм Кече Нәкәрәк авылы янында гына күпсанлы чишмәләр булып җир өстенә бәреп чыга, һәр йөз метр саен көчәя бара һәм урман эченнән үзәнгә чыга. Биредә, Бөре елгасында, тирән уемнар, тыныч култыклар, гөрләвекле сайлыклар күп.

— «Рыболов-спортсмен» альманахы, № 41[12]

Гидроморфология

Бассейн рельефы убалы-тигезлекле — елгалар һәм сызалар белән бүлгәләнгән; Пермьнең Уфа һәм Көңгер яруслары алевролитларыннан, комташларыннан, конгломератларыннан, гипсларыннан һәм ангидритларыннан гыйбарәт. Югары агымында ачык карбонатлы карст һәм ябык сульфатлы карст үсеш алган[3].

Үзәне бормалы, киңлеге — 5 тән 20 метрга кадәр, тирәнлеге — 2 дән 4 метрга кадәр. Төбе ләмле[13].

Ландшафтлары соры урман һәм кәсле-көлсу туфракларындагы киң яфраклы урманнардан гыйбарәт. Бассейнның урманлы өлеше — якынча 29 %, сөрүлек җирләре — 47 %.

Десяткино авылы янында Десяткино бусагасы урнашкан[14].

Ихтиофауна

Елгада түбәндәге балык төрләре очрый: голавль, опты, чабак, судак, чуртан, табан балык, бастырткы, алабуга, елец, ак амур, сазан, акчабак, кара балык, яр буе балыгы, хариус, налим, язь һәм башкалар Елга суының салкын булуы һәм күпсанлы чишмә сулары белән туендырылуы балыкларның төрле төрләре өчен уңай шартлар тудыра[15].

Гидротехник корылмалар

1945 елда Бөрегә эвакуацияләнгән Ленинград хәрби һава күзәтүе һәм элемтә училищесы курсантлары тарафыннан Десяткино авылы янында кече ГЭС төзелә[14].

2010 елда Мишкә районында 1930—1950 елларда эшләп килгән гидроузелны торгызу эшләре башлана; анда Камай авылының Камай ГЭСы һәм Башбайбак авылының Башбайбак ГЭСы эшләгән була[16].

Су реестры мәгълүматлары

Россия дәүләт су реестры мәгълүматлары буенча Чулман бассейн округына карый, су хуҗалыгы участогы — Агыйдел елгасының Бөре шәһәреннән тамагына кадәрге өлеше. Елга асбассейны — Агыйдел. Елга бассейны — Чулман[9].

Дәүләт су реестрындагы объект коды — 10010201612111100025407[9].

Галерея

Искәрмәләр

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
  2. 1 2 3 Бирь // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  3. 1 2 3 4 5 6 7 В. А. Балков. Бирь, река // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  4. 1 2 Бирь (рус.). viewer.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026. // Географический лексикон Российского государства (рус.). search.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026. / Полунин, Ф. А. — Напечатан в Москве: При Императорском Московском университете, на иждивении Христиана Лудвига Вевера, 1773. — 479 с. — С. 30-31.
  5. Поспелов, Евгений Михайлович. Географические названия России: топонимический словарь. — Москва: АСТ; Астрель, 2008. — С. 109. — 523 с. — ISBN 978-5-17-054966-5.
  6. Бирь (рус.). dlib.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026. // Энциклопедический лексикон. Том VI: БИН—БРА. СПб, 1836. — С. 37.
  7. Рычков П. И. Топография Оренбургской губернии. — Казань: Типография Императорского университета, 1887. — С. 38. — 200 с.
  8. А. А. Камалов. Словарь топонимов Башкирской АССР. / Т. М. Гарипова, А. А. Камалова (отв. ред.), 3. Г. Ураксина.. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1980. — С. 38. — 200 с.
  9. 1 2 3 Бирь (рус.). Государственный водный реестр. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  10. 1 2 Топографическая карта Бирска с окрестностями (рус.). www.etomesto.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  11. Бирь (рус.). Государственный водный реестр. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  12. Князев Г. Здесь стоит побывать // Альманах «Рыболов-спортсмен». — № 41.
  13. Полякова Л. Р., Якина С. В. Биоразнообразие водных беспозвоночных пресных водоёмов Бирского района республики Башкортостан (рус.). biologtext.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  14. 1 2 Наш Урал. Достопримечательности Бирска: Десяткинский порог на реке Бирь (рус.). Наш Урал и весь мир (24 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  15. Изучение видового разнообразия рыб в реке Бирь (рус.). Инфоурок. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  16. В Мишкинском районе Башкортостана завершен первый этап работ по возведению гидроузла на реке Бирь (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026. Архивировано 28 август 2017 года.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр